Россиянең транспорт министры Казан метросында йөреп кайтты
(KZN.RU, 10-нчы июль). Бүген эшлекле сәфәр кысаларында Татарстанга РФ транспорт министры Максим Соколов килде. “Казан” халыкара аэропортында РФ Транспорт министрлыгы башлыгын һәм РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкилен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Килеп җитүгә, Максим Соколов Казан аэропортына ясала торган реконструкциянең барышы белән танышты. Төзелә торган 1А терминалында РФ транспорт министрына аэропортта кулланылачак куркынычсызлык системасын күрсәттеләр.