(Казан
шәһәре KZN.RU, 3 нче август, Дмитрий Никитин). Яңартылган «Игелекле Казан» сайтында һәм «Социаль объектларның үтемлелеге» Telegram- ботында социаль мөһим объектлар картасы урнаштырылган. Аның ярдәме белән Татарстан башкаласында
яшәүчеләр спорт, мәдәни һәм белем бирү учреждениеләреннән файдалану мөмкинлеге
турында мәгълүмат ала алалар. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Гүзәл Сәгыйтова шәһәр Думасының XV сессиясендә хәбәр итте.
Хәзер
Telegram-ботның мәгълүматлар базасы спорт объектлары, мәдәният учреждениеләре,
яшүсмерләр клублары, мәшгульлек үзәкләре, социаль яклау бүлекләре, гомуми белем
бирү мәктәпләре турында мәгълүматны үз эченә ала. Бу айда соңгы категория –
даруханәләр һәм поликлиникалар кертеләчәк.
Электрон
картаны булдыру буенча зур эш башкарылды, дип сөйләде сессиядә Г.Сәгыйтова.
Аерым алганда, сәүдә учреждениеләренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
кешеләр өчен уңайлы булу-булмавын тикшерделәр. Шулай итеп, агымдагы елның 1 нче
июленә кулланучылар базарының 6437 объекты тикшерелде. 1012 объектта персоналны
чакыру кнопкасы бар, 53 ендә аны урнаштырганнар, 132 объектта урнаштыру буенча
эш алып барыла.
«Игелекле
Казан» сайтының яңа версиясендә, социаль объектларга керү картасы белән бергә,
сертификацияләнгән хәйрия фондларының тулы исемлеген, шулай ук «Игелекле Казан»
партнерлары һәм дәүләт учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәм
чараларының классификаторын табарга мөмкин.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира
Зарипова, үз чиратында, яңартылган ресурс белән «Забота» сервисын берләштерергә
тәкъдим итте. «Казанда
төрле хәйрия фондлары күп, иганәләр кертү процессы үтә күренмәле, ә ярдәм
адреслы һәм системалы булсын өчен, безгә берләшергә кирәк», – дип билгеләп үтте
Э.Зарипова.