(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль, Дмитрий Никитин). Казанда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларның беренче этабы җәйнең иң якты вакыйгасы булды. «Ярышлар масштабы буенча турнир яңа халыкара спорт вакыйгасы булырга мөмкин, ә санкцияләр чорында елның төп спорт чарасы булып тора», – дип ассызыклады Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Казанда берничә халыкара спорт беренчелеге гамәлдән чыгарылуга карамастан, шәһәрдә спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр, дип билгеләде И.Метшин. «Мондый стартлар – безнең спортчылар өчен дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу өчен менә дигән мөмкинлек», – дип хәбәр итте Мэр һәм Казан халкын һәм кунакларны «Дуслык уеннары»н карарга һәм үз күзләре белән югары казанышлар спортын күрергә чакырды.
«Дуслык уеннары»ннан тыш, бу җәйдә Татарстан башкаласында төрле дәрәҗәдәге башка күп ярышлар да узды», - диде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. «Төнге Казан» җиңел атлетика ярышы бу җәйдә иң истә калырлык чараларның берсе булган, анда 2,5 меңнән артык кеше катнашкан.
Шулай ук 2 нче июльдә «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында беренче ярышлар узган: Татарстан, Чувашия һәм Удмуртиядән 140 спортчы 5 һәм 10 км дистанцияләрне узган. Спортчылар яңа комплексның масштабын һәм уникальлеген лаеклы бәяләделәр, дип өстәде ул.
Җәйге каникуллар башлану белән Татарстан башкаласында яшь футболчылар арасында «Күн туп» бөтенроссия турнирының шәһәр этабы старт алган. Анда 201 команда составында 4 меңнән артык футболчы катнашкан. «Тасма», «КАИ-Олимп» һәм «Юнит» командалары җиңүче дип танылган. «Шәһәр этабын узып, безнең спортчылар көндәшләрен республика дәрәҗәсендә дә оттылар һәм тиздән егет-кызларны ярышларның киләсе этабы көтә», - диде А.Салихов.
12 нче июльдән 14 нче июльгә кадәр шәһәрнең үзәк стадионында яшьләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узган. Ярышларда илнең 64 субъектыннан 700 дән артык спортчы катнашкан. Призерлар арасына Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр керде, дип билгеләп үтте А.Салихов.
20 нче һәм 21 нче июльдә Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә беренче тапкыр егетләр Һәм кызлар арасында триатлон буенча Россия беренчелеге узган. Ярышларда төрле дистанцияләрдә илнең 20 төбәгеннән 200 дән артык яшь спортчы катнашкан.
Шулай ук июль урталарында Казанның «Урам» экстрим-паркында Urban Games III бөтенроссия урам уеннары узган. Ярышлар бөтен илдән меңнән артык катнашучыны җыйган һәм спортның биш төре буенча барган.
Август шулай ук спорт ярышларына да бай булачак, дип хәбәр итте А.Салихов. Аның сүзләренә караганда, Спортның җәйге төрләре буенча беренче бөтенроссия спартакиадасы төп вакыйга булачак.