ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе Леонид Казинец белән очрашты
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Татарстан Хөкүмәте
Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе
Леонид Казинец белән очрашты. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының
беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б.
катнашты.
Очрашуда төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер
алыштылар.
«Баркли» корпорациясе – Россиядә тулы цикллы күптәнге девелопер
компанияләренең берсе. Аңа 1993 елда нигез салынган. Корпорация төрле
билгеләнештәге 300 дән артык күчемсез милек объектын төзегән, үзгәртеп корган
һәм файдалануга тапшырган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж