(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май, Юлия Летникова). Казанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек дәвам итә. Киләсе сезонда Казан мәктәпләренең 13 мең 584 укучысы шәһәр читендәге лагерьларда ял итәчәк. Бүген Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Светлана Миронова җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлекнең үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Балаларның ялы уңайлы, кызыклы һәм имин булсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшлибез», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Бу җәйдә барлыгы 87 төрле профильле лагерь сменасы узачак. 18 көнлек сменага ата-аналар кертеме юлламаның тулы бәясеннән 30-50% тәшкил итәчәк – бу 7 дән 12,7 мең сумга кадәр, юллама бәясенең калган өлешен шәһәр һәм республика бюджетлары компенсацияли. «Ата-аналар түләве узган ел дәрәҗәсендә диярлек калды, азык-төлеккә бәяләр күтәрелү сәбәпле, бераз гына артты. Быел балалар лагерьларына баруның ярдәм программасы дәвам итә – ул «Мир» картасына юллама бәясенең 50% ын кире кайтару мөмкинлеген күз алдында тота. Шуңа күрә балаларның Казанның муниципаль лагерьларында ял итүе – җәйге ялның иң кулай вариантларының берсе», – дип ассызыклады С.Миронова.
«Балалар лагерьларында ял итү мөмкинлеген тәэмин итү – безнең эшнең мөһим юнәлеше. Авыр тормыш хәлендә калган 969 укучы быел республика лагерьларында, шифаханәләрендә бушлай ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.
Лагерьларда куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Балалар килгәнче һәр лагерь берничә тикшерү уза һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиядән рөхсәт ала. 14 шәһәр лагереның 12 се Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 14 нче маендагы 732 нче номерлы карары нигезендә категориягә һәм объект паспортларына ия. Барлык лагерьлар да койма белән әйләндереп алынган һәм шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан тәүлек буе саклана. Моннан тыш, учреждениеләрдә пропуск режимы гамәлдә һәм видеокүзәтү алып барыла, ә полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларына даими рәвештә патрульлек итә. Шәхси сак предприятиеләре эшенә быел 19,6 млн сум акча тотылган, шуның 13,7 млн сумы – республика бюджетыннан, 3 млн сумы ата аналар взносларыннан алынган һәм 2,9 млн сумы шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелгән.
«Узган елгы тикшерүләр нәтиҗәләре буенча без лагерьларда җитмәгән видеокамераларны урнаштырдык, өстәмә контроль-үткәрү пунктлары оештырдык, янгын сигнализациясе системасын яхшырттык һәм коймаларны торгыздык. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан 12,7 млн сум бүлеп бирелде», - дип аңлатты Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы.
Лагерьларда балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бүгенге көндә торак корпуслар һәм ашханәләр ремонтланган, гомуми кулланылыштагы урыннар норматив хәлгә китерелгән. Әлеге максатларга шәһәр бюджетыннан 14,5 млн сум бүлеп бирелгән. Дүрт муниципаль лагерь республика бюджеты хисабына капиталь ремонтланган, «Яшь гвардия» лагеренда эшләр әле дәвам итә. «Республика программасы буенча ремонтланган Казан лагерьлары уңайлылык дәрәҗәсе буенча отельләрдән калышмый. «Яшь гвардия» лагеренда зур күләмдә эш башкарасы һәм проектлары узган ел әзерләнгән тагын өч шәһәр лагерен төзекләндерәсе бар», – дип билгеләде И.Метшин.
Балаларның ялын, имтихан тапшырып, балалар лагерьларында эшләргә әзерләнгән 100 дән артык әйдаман оештырачак. Сезон башланыр алдыннан алар әйдаманнар мәктәбендә әзерлек уздылар, анда психология, педагогика, уен техникасы, табиб килгәнче ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Барлык лагерьларда да, сменаның юнәлешенә карамастан, дүрт төп юнәлеш буенча чаралар тормышка ашырылачак: патриотик тәрбия, цифрлаштыру, мәдәни мирас һәм әйдаманнар остаханәсе. Укучылар өчен уеннар, квестлар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм фестивальләр каралган.
Профилактик исәптә торучы девиант тәртипле 125 бала өчен июль-август айларында «Нармонка» балалар лагеренда «Галактика балалары» дигән палатка лагере оештырылачак.
Лагерьга бармаган балалар Казанның яшүсмерләр-яшьләр клубларында үзләре кызыксынган өлкә буенча шөгыльләнә алачаклар. Клублардагы чараларның җәйге программасы 1 нче июньдә ел саен үткәрелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә старт ала. Афиша «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең Вконтактедагы бергәлегендә бастырылачак, мәгълүматны +7(800)707-95-47 телефоны буенча да ачыкларга мөмкин булачак.