(Казан
шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Юлия Летникова). Казанның Парклар һәм скверлар
дирекциясе җитәкчесе вазыйфасын башкарган Роберт Гарипов яңа эшкә күчә. Ул
департамент җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре
департаментының иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире булачак. Башкарма комитетта
узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Роберт
Гариповны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм аңа Казанның Мактау
грамотасын тапшырды.
«Муниципалитетны
кадрлар әзерләүче «алачык» буларак характерлаучы традиция дәвам итә – Башкарма
комитетның чираттагы хезмәткәре күтәрелә. Роберт Гариповка барлык
уйланганнарның тормышка ашуын һәм уңышлы эшләр телик», – диде И.Метшин.
Роберт
Гарипов, үз чиратында, шәһәр башлыгына һәм хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде:
«Ышаныч һәм һәрьяклы ярдәм өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без бердәм булып эшләдек
һәм барлык мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл иттек».
Роберт
Гарипов хезмәт эшчәнлеген Казан Башкарма комитетында башлаган, озак еллар ТР
Түбән Кама муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән, аннан соң
– Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә. 2019-2021 елларда ул «Иске
шәһәр» территориясе префекты була. 2021 елның мартыннан башлап Казанның Парклар
һәм скверлар дирекциясе белән җитәкчелек итә.
Казанның
Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы
итеп элеккеге директор урынбасары Айгөл Латыйпова билгеләнде.