(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь, Ксения Швецова). Ел башыннан
Казанда электрон торглар ярдәмендә 31,94 млн сумга муниципаль объектларны
сату-алу буенча 8 килешү төзелгән. Ел саен 23,9 млн сум түләү белән шәһәрнең
торак булмаган фондының 27 объекты арендага тапшырылган. Электрон аукционнарны
үткәрү сату-алуларның үтә күренмәлелеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә,
шулай ук сәүдәдә катнашучыларның географиясен арттырырга мөмкинлек бирә, дип
билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
«Электрон аукцион торглары елдан-ел безнең тормышка ныграк керә. Аларның
һичшиксез уңай яклары – ул тулысынча ачык булу, катнашучылар өчен
куркынычсызлык һәм төрле төбәкләрдән килгән эшмәкәрләрнең сатуларда катнашу
мөмкинлеге, – диде шәһәр башлыгы. – Күп очракларда объектларның беренчел бәясе
берничә тапкырга арта. Бу аукционнар ярдәмендә без элек гамәлдә булмаган
объектларны хуҗалык әйләнешенә кертәбез, аларны гадел шартларда сатабыз».
Торглар нәтиҗәләре буенча ел башыннан объектларны
сату-алу буенча 8 килешү төзелде
Казанда сатулар РФ Хөкүмәте тарафыннан аккредитацияләгән электрон
sale.zakazrf.ru мәйданчыгында үткәрелә.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары
Татьяна Козловская сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 аенда әлеге мәйданчыкта
19 муниципаль объектны милеккә сату буенча 3 аукцион игълан ителгән. Аларның
нәтиҗәләре буенча, файдалану өчен кирәкле булган гомуми мәйданы 1,8 мең кв.
метрлы җир кишәрлекләре белән объектларны – торак булмаган подвалларны, беренче
катларны һәм биналарны сату-алу буенча 8 килешү төзелгән.
Аукционнарның берсендә Восстание урамы, 30 адресы буенча урнашкан
беренче каттагы торак булмаган биналар, бәясе 2,2 тапкыр арттырылган хәлдә,
шәхси эшмәкәр тарафынан сатып алынды.
«Муниципаль милеккә Алтай Республикасыннан шәхси эшмәкәр, Казаннан, Яшел
Үзән һәм Аксубай районнарыннан шәхси эшмәкәрләр, физик һәм юридик затлар ия
булды», – дип хәбәр итте Т.Козловская.
Арендага 195 торак булмаган фонд объекты тапшырыла.
Электрон мәйданчыкта объектлар шулай ук арендага бирелә. Быел муниципаль
милектә булган объектларның еллык аренда түләве күләмен тормышка ашыру буенча
17 аукцион игълан ителде. Шуларның 8-е озак вакыт файдалану өчен эшмәкәрләргә
һәм үзмәшгульләргә файдалану өчен бирелде. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты
рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, аукцион нәтиҗәләре буенча гомуми мәйданы 2,6
мең кв. метрдан аз гына артык булган Казан муниципаль торак булмаган фондының
27 объектына аренда килешүләре төзелгән.
Кайбер объектлар арендага старт бәясеннән берничә тапкыр арттырып
сатылды: Татарстан урамы, 52, Ф. Әмирхан урамы, 2 адресы буенча урнашкан подвал
бинасын арендалау бәясе 9 тапкыр артты, Бауман урамы, 22 адресы буенча урнашкан
цоколь бинасын һәм башка бүлмәләрне арендалау бәясе 4,2 тапкырга. Гомумән
алганда, бүген Казанның торак булмаган фондының 195 объекты арендага тапшырыла.
Аена аларны кулланудан кергән керем 13,5 млн сум тәшкил итә, дип хәбәр итте
Т.Козловская.
1-нче октябрьгә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы агымдагы елга
бюджет билгеләнешләре буенча план күрсәткечләрен үтәде. Шулай итеп, муниципаль
милекне хосусыйлаштырудан кергән керемнәр буенча план 133%-ка үтәлгән, керемнәр
күләме 146,2 млн сум тәшкил итә, план буенча үтәлгән очракта 110 млн булыр иде.
Муниципаль милекне арендалаудан кергән керемнәр буенча – 85%-ка (106,7 млн сум
план үтәлсә 125 млн сум).
«Электрон формада торглар бары күчемсез милеккә карата гына үткәрелә.
Җир кишәрлекләрен сату буенча электрон аукционнарны үткәрү бу формада
каралмаган, алар буенча аукционнар комитет тарафыннан традицион «чүкеч»
формасында үткәрелә», – дип өстәде Т.Козловская.
Муниципаль милекне милеккә яки арендага алу буенча торглар даими рәвештә
үткәрелә. Аларны үткәрү турында мәгълүматны sale.zakazrf.ru электрон
мәйданчыгында, torgi.gov.ru РФ рәсми сайтында , Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре комитеты битендәбелергә була.