Илсур Метшин Минзәлә районында булган авиаһәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Марат Мугинов фотосы
(Казан
шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Илсур Метшин Минзәлә районында булган
авиаһәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
«Казан
халкы һәм шәхсән үз исемемнән Минзәләдә Л-410 самолеты һәлакәтендә һәлак
булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашам.
Сезнең ни кичергәнегезне күз алдына да китереп булмый. Бу чын фаҗига, һәм
барлык казанлылар сезнең белән бергә кайгыра.
Һәлак
булганнарның якыннарына чын күңелдән нык һәм рухи яктан көчле булуларын, ә зыян
күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим!» – диелә текстта.
Бүген иртән
16 кеше үлеменә китергән һәм 6 кеше зыян күргән авиаһәлакәт булды. 11-нче октябрь Татарстанда һәлак булганнар истәлегенә матәм
көне дип игълан ителде.