(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче
июль, Ксения Швецова). Казанда татар телендә белем бирүче 18-нче номерлы
гимназиянең 10 мең кв. метрдан артык мәйданлы өстәмә корпус төзелеше башланды.
Хәзер гомумбелем бирү учреждениесе артык йөкләнгән – укучылар саны гимназиянең проект куәтеннән
2,5 тапкырга диярлек артып китә, һәм 5-11-нче сыйныф укучылары күрше мәктәптә
шөгыльләнергә мәҗбүр. 300 кешегә исәпләнгән яңа ике блоклы бина урын җитмәү
проблемасын хәл итәчәк. Биредә профильле уку кабинетлары, 220 урынга исәпләнгән
ашханә, зур спорт һәм актлар заллары урнашачак. 2022 елның сентябрендә тәмамланырга
планлаштырыла торган төзелеш эшләренең барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп
кайтты.
Кол Гали урамындагы 18-нче номерлы гимназия бинасы 1982 елда балалар
бакчасы буларак төзелә һәм 1994 елда гимназия өчен яңартыла. Халык күп яши
торган районда гомуми белем бирү учреждениесе урнашкан. «Бу гимназиядә укырга
теләүчеләр саны елдан-ел артты, чөнки Казан бүген – туучылар санының югары
күрсәткечләре булган миллионлы шәһәрләрнең берсе. Без моңа шат, әмма бу безгә
балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру буенча җаваплылык
йөкли. Бу гимназия – безнең бу мәсьәләләрне ничек хәл итүебез мисалы».
Бүген гимназиядә, учреждениенең проект куәте 240 укучыны гына сыйдыруга карамастан,
биредә 600-дән артык укучы белем ала. Гимназия директоры Равил Садыйков 327
башлангыч сыйныф укучысының дәресләре төп корпуста үтүен, калганнары,
кабинетлар җитмәү сәбәпле, Габишев урамы, 27а адресы буенча урнашкан күршедәге
42-нче номерлы мәктәптә шөгыльләнергә мәҗбүр булуы турында сөйләде. «Балалар һәм укытучылар ике
бина арасында йөгерә. Безнең гимназиягә өлкән сыйныф укучылары төшке ашка йөри,
биредә алар өчен информатика һәм музыка дәресләре үткәрелә. Башка дәресләр
күрше мәктәп бинасында уза, – дип сөйләде Равил Садыйков. – Спорт залы бездә
бик кечкенә, шуңа күрә физкультура дәресләрен елның күп өлешен урамда
үткәрәбез. Аш бүлмәсе дә бик кечкенә. Шуңа күрә без бу проблема хәл ителүенә
шат».
Өстәмә корпус төзелеше май ахырында старт алды, эшләрнең заказчысы ТР Баш
инвестиция-төзелеш идарәсе, генераль подрядчы – «РСС Инжиниринг» ҖЧҖ.
Корпус 3 һәм 4 катлы ике блоктан торачак. Биредә профильле предметларга
юнәлтелгән уңайлы уку кабинетлары, зур спорт залы һәм 220 урынга исәпләнгән
ашханә урнашачак. Блоклар үзара җылытыла торган күчеш белән тоташтырылачак, дип
сөйләде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Динар
Бәдретдинов. «Беренче чиратта без гимназиянең гамәлдәге корпусы тирәсендәге
грунтны ныгыттык һәм стабильләштердек. Аннары фундамент эшләренә керештек,
хәзер төзүчеләр бетон каркас белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә якынча 30% монолит
фундамент эшләре башкарылган», – дип өстәде ул. Подрядчы оешма директоры
Александр Таунов фундаментны торгызу эшләрендә 69 кеше эшләвен хәбәр итте.
Төзелешне 2022 елда тәмамлау планлаштырыла. Яңа корпус төзелеше белән бергә
гимназиянең төп бинасына ремонт ясалачак. Р.Садыйков сүзләренә караганда,
капремонтны анда 2016 елда уздырганнар, әмма бүген инде күп нәрсә яңарту таләп
итә – ашханә һәм уку классларын модернизацияләү планлаштырыла. Барлык эшләр
тәмамланганчы гимназия укучылары 42-нче номерлы мәктәпкә күчәчәк, анда ике
сменада белем алачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан белем бирү учреждениеләре төзелешенең югары
темпларын тота – 5 ел эчендә шәһәрдә 2725 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзелгән.
Узган ел Татарстан башкаласында 10 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп файдалануга
тапшырылды, быел тагын 8 балалар бакчасы һәм 2 мәктәп ачу планлаштырыла. Моннан
тыш, яңа уку елында «Салават Купере» торак комплексында 189-нчы номерлы
гимназия тулы көченә эшли башлаячак, анда узган елдан башлап, 1-нче сыйныфтан
4-нче сыйныфка кадәр 300-гә якын укучы белем алган. Гимназия 1224 урынга
исәпләнгән. «Без балаларыбызга яңартылган, заманча матур мәктәп бүләк итәргә
шат булачакбыз һәм яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү өстендә системалы
эшләүне дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады Мэр.
Күчмә киңәшмәдә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат
Закиров, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм башкалар катнашты.