(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче
июнь, Камилә Гобәйдуллина). Казанның ишкәк ишү спорты төрләре буенча олимпия
резервы мәктәбендә 14 тренер җитәкчелегендә якынча 500 спортчы шөгыльләнә.
Күптән түгел булачак чемпионнарның тренировкалары Кабан күле яр буенда яңартылган
базада уза башлады. Уңайлыклары булмаган тузган бина урынына заманча бина
барлыкка килде. Яшь спортчылар биләгән шартларны бүген Казан Мэры Илсур Метшин
бәяләде. Аның фикеренчә, тренировкалар базасын яңартканнан соң, спорт мәктәбе
тулысынча яңарды дияргә була.
«Тренировкалар өчен шартлар
үзгәрү белән чемпионнар саны артачак дип ышанабыз»
«Кызганычка каршы, озак еллар укучылар һәм укытучылар составының
мөмкинлекләре чикләнгән иде. Шартлар булмауга карамастан, спортның бу төренә
зур мәхәббәт аркасында безнең спортчылар һәм тренерлар шөгыльләнделәр һәм спорт
данын күтәрделәр. Казансу елгасының төзекләндерелүенә һәм Татарстан Президенты ярдәме белән спорт мәктәбенә йөрүчеләр өчен яңа
шартлар булдыруыбызга без шатбыз», – диде И.Метшин.
Элегрәк мәктәпнең тренировка базасы башка адрес буенча урнашкан иде. Бу кечкенә
генә, уңайлыклары булмаган иске йорт иде. Күнегүләр базасы сыйфатында ул 1960
еллардан ук кулланылган. «Хәтта мондый шартларда да чемпионнар, спорт
мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар туган. Тренировкалар өчен шартлар үзгәрү
белән аларның саны артачагына ышанабыз», – дип билгеләде Мэр.
Хәзерге вакытта тест режимында эшли торган яңа тренировка базасы
төзекләндерелгән яр буеның бер өлешенә әйләнде, ул казанлыларның һәм шәһәр
кунакларының яраткан ял итү урыннарының берсе. Биредә көймәләрне саклау өчен
урыннар җиһазландырылган һәм суга уңайлы юллар булдырылган, алардан капма-каршы
ярга матур төс ала.
Спорт мәктәбе директоры Иван Ковальков берничә киенү-чишенү бүлмәсе,
медицина кабинеты, тренерлар һәм дәресләр өчен бүлмләр булган яңа бина буенча
экскурсия үткәрде. Стеналарны бизәүдә декоратив ишкәкләр кулланылган, ә
түшәмнәр гүя дулкын борылышларын кабатлый. Шундый ишкәкләрнең берсендә
И.Метшин балаларга үз теләкләрен язып калдырды.
Казан Мэры спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән дә аралашты. Алар ишкәк
ишү спорт төрләре буенча ярышлар кагыйдәләрен һәм гамәлдәге нормативларны
өйрәнделәр. Һәр бала беренче разрядтан да ким түгел, ә кайберләре спорт
мастерына кандидат. Шәһәр башлыгының күнегүләр өчен яңа шартлар турындагы
соравына балалар үзләренең бик канәгать булулары турында сөйләде.
Тренер бүлмәсендә Мэрга мәктәптә булган бүләкләрне күрсәттеләр һәм күптән
түгел уку йортының республикада иң яхшы дип танылуы турында сөйләделәр. Шунысын
билгеләп үтәргә кирәк, спорт мәктәбенә балаларны 10 яшьтән
кабул итәләр. Кайвакыт аларны кайчандыр бу спорт төре белән шөгыльләнгән
ата-аналар китерә, кайчакта теләген балалар үзләре белдерә, ә кайчак булачак
чемпионнарны тренерлар үзләре таба. «Бездә элек СССРның атказанган тренеры
Сергей Михайлович Ульянов эшләде. Ул бөтен командага дан бүләк итте. Ул бер
кызны тукталышта күргән һәм ишкәк ишү белән шөгыльләнә башларга тәкъдим иткән.
4 елдан ул дөнья чемпионы булган. Менә шундый талант булып чыккан», – дип
сөйләде Иван Ковальков.
Дөнья җитештерүчеләре
көймәләре
Экскурсия вакытында спорт мәктәбе директоры шулай ук Мэрга көймәләрне
саклау урынын күрсәтте. «Идел буе университетында урыннар чикләнгән иде, ә
кышын көймәләрне бөтенләй урамда сакларга туры килде. Хәзер менә аларны монда
күчерә алабыз», – дип билгеләде Иван Ковальков. Ул балаларның тренировкалары
дөнья җитештерүчеләренең көймәләрендә уза, дип өстәде.
Мэр зур ун урынлы «Дракон» көймәсенә игътибар итте. «Бездә анда ярышларда
катнашучы команда бар. Безнең тәрбияләнүчеләребез 2019 елда клуб яшүсмерләр
командалары арасында Ауропа призерлары булды», – дип билгеләп үтте мәктәп
директоры.
Бу вакытта дәресләре су өстендә узган балалар шәһәр башлыгына үзләренең
спортка кагылышлы планнары, аерым алганда, «Дракон» классындагы көймәләрдә ишү
буенча ярышларда катнашу теләге турында сөйләделәр. Яшь спортчыларның сүзләренә
караганда, үз осталыкларын камилләштерү өчен алар олимпия чемпионы, ике тапкыр
дөнья чемпионы һәм күп тапкырлар Европа чемпионы Максим Опалев техникасын
өйрәнәләр.
Sup Fest һәм яңа шәһәр паркы
Спорт мәктәбенең тренерлары һәм тәрбияләнүчеләре белән аралашканда Илсур
Метшин шулай ук Кабан күле тирәсендәге территорияне үстерү планнары белән
уртаклашты. 4 гектар мәйданда спорт мәктәбе базасы янәшәсендә яңа шәһәр паркы
пәйда булачак. Ул Иске Татар бистәсен һәм Кабан яр буен үстерү концепциясе белән
бердәм стильдә башкарылачак. Проектлар өстендә эшләрне ел ахырына кадәр
тәмамларга планлаштыралар. Паркта Татарстанның төрле районнарында очрый торган
үсемлекләр белән чын дендропарк барлыкка киләчәк.