(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Казанга эш
визиты белән Үзбәкстан делегациясе килде. Ташкент хокимы Джахонгир Артихуджаев,
Үзбәкстанның торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры Шерзод Хидоятов һәм Ташкент өлкәсе хокимы Даврон Хидоятов Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин белән
очрашты һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта Казанның Үзбәкстан Республикасы белән хезмәттәшлеге
башлыча Татарстан башкаласы Ташкент арасында 1998 елда имзаланган дуслык һәм
партнерлык мөнәсәбәтләре турындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.
Казан һәм Үзбәкстан Башкарма комитеты вәкилләренең мондый ике яклы
очрашулары ел саен уздырыла. Элегрәк республика кунаклары Татарстан башкаласына
килгән иде инде. Ул вакытта алар берничә юнәлеш һәм шәһәр хуҗалыгы тармаклары
буенча тәҗрибә уртаклашуда кызыксынуларын белдерделәр. Делегация вәкилләренә Татарстан башкаласының
торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә цифрлаштыру һәм бу юнәлеш буенча шәһәрдә
тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр. Соңрак Үзбәкстан Республикасы вәкилләре үз эшенең
беренче нәтиҗәләре белән уртаклаштылар, аның өчен Казан тәҗрибәсе нигез булып хезмәт итте.
Моннан тыш, Казан һәм Үзбәкстан вәкилләре туристлык өлкәсендә
хезмәттәшлек, аерым алганда, республикалар арасында турыдан-туры авиарейслар
җибәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова,
Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев һәм
башкалар катнашты.