(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Алинә Бережная). Бүген Казанның Совет
районы 175-нче номерлы гимназиясенең 9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары Хәйдәр
Бигичев,26 буенча урнашкан 174-нче мәктәптә укуларын дәвам иттерделәр. Биредә
алар өчен уку елы тәмамлану өчен бөтен шартлар тудырылган – дүрт класстан
торган аерым блок бирелгән, ә чыгарылыш сыйныф укучылары белән 175-нче
гимназиядән укытучылар шөгыльләнәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма
комитетының эшлекле дүшәмбесендә билгеләп үткәнчә, фаҗигагә карамастан,
укучылар укуын тәмамларга тиеш, һәм ул укучыларга һәм гимназия хезмәткәрләренең
бушлай җәйге ялын оештыру өчен документлар җыюны оештырырга кушты.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов 175-нче номерлы гимназиянең
югары сыйныф укучылары өчен мәктәпнең икенче катында дүрт кабинет әзерләнүе
турында сөйләде – өч класста 86 тугызынчы сыйныф укучысы һәм бер кабинетта 28
унберенче сыйныф укучысы укыячак. Укучылар беренче сменада укыячак.
1-8-нче һәм 10-нчы сыйныф укучылары өчен дистанцион укыту оештырылачак.
Ата-аналар соравы буенча көндезге уку теләге булган һәркемгә бирелергә мөмкин.
Мәсәлән, 175-нче номерлы гимназиянең беренче дүрт сыйныфында 123 бала укый.
Ата-аналар соравы буенча, Рәшит Ваһапов урамы, 11 буенча мәктәптә дежур
сыйныфлар оештырылган. Бу ата-аналар эштә булганда балалар күзәтүдә булсын өчен
эшләнгән.
Шимбә көнне шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре
174-нче номерлы мәктәптә булдылар һәм бу уку йортында иминлекнең ничек тәэмин
ителүен белделәр, шулай ук 175-нче номерлы гимназия укучылары шөгыльләнәчәк
сыйныфларны карадылар.
Мәктәпкә бары тик магнит ачкыч ярдәмендә генә керергә мөмкин, бу чит
кешеләр уку йортына үтеп керүдән качарга мөмкинлек бирә. Кергәндә аркалы
металлодетектор урнаштырылган, шулай ук кул металлоискателе сак хезмәткәрендә
бар. Мәктәптә экстрен хезмәтләр белән элемтә өчен өч тревога төймәсе куелган –
каравыл янында, вахта пунктында һәм мәктәп директорында. Уку йорты периметры
буенча 7 видеокамера урнаштырылган, 11 видеокамера мәктәп эчендә урнаштырылган.
Рәсем тапшырыла торган мониторлар вахта бинасында урнашкан.
175-нче номерлы гимназиядә булган фаҗигадән соң, 174-нче номерлы
мәктәптә өстәмә куркынычсызлык чаралары күрелгән, аерым алганда, көн саен 7:00
сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр уку йорты территориясендә Росгвардиянең ике
хезмәткәре патрульлек итә. Укытучылар һәм укучылар ашыгыч хәлләрдә
куркынычсызлык техникасы буенча өстәмә инструктаж үттеләр. Моннан тыш, 174-нче
номерлы мәктәптә индивидуаль психологик консультацияләр пункты эшен дәвам итә.
И.Ризванов имтиханнарны тапшыру турында сөйләгәндә, 19-нчы һәм 20-нче
май көннәрендә 9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен,
төп дәүләт имтиханы һәм БДИ тапшырганда уңай шартлар тәэмин итү өчен,
психологик-медик-педагогик комиссия утырышы узачак, дип сөйләде.
«Комиссия нәтиҗәләре буенча 9-нчы сыйныф укучылары бары тик рус теленнән
генә төп дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар, ә имтихан вакыты алар өчен 1,5
сәгатькә арттырылачак. 11-нче сыйныф укучылары да өстәмә вакыт алачак – алар
өчен дә БДИның дәвамлылыгы 1,5 сәгатькә арттырылган. 9-нчы һәм 11-нче сыйныф
укучыларына имтихан тапшыру срокларын сайлау тәкъдим ителәчәк», – дип сөйләде
Ирек Ризванов.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырауга килгәндә, ул,
һичшиксез, 22-нче майда булачак. Матбугат туры барышында билгеле булганча,
хәзерге вакытта аның нинди форматта узачагы хәл ителә – аерым яисә 174-нче
номерлы мәктәпне тәмамлаучылар белән бергә, анда балалар укуларын
тәмамлаячаклар.
Гимназия укучыларын реабилитацияләү иң мөһиме булып кала, дип билгеләде
эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе. «Хәзер бездә психологик ярдәмнең
кайнар линиясе эшли, анда укучылар гына түгел, укытучылар һәм ата-аналар да
мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, 174-нче мәктәп базасында Россия Гадәттән тыш
хәлләр министрлыгының Психологик ярдәм үзәге белгечләре эшли – алар укытучылар
өчен консультацияләр үткәрә һәм 175-нче номерлы гимназия укучыларына ярдәм
күрсәтә», – дип хәбәр итте Ирек Ризванов.
Шуның белән бергә хәзер сыйныф җитәкчеләре аша ата-аналарның
шифаханә-курорт ялын оештыру өчен тәкъдимнәре һәм теләкләре оператив рәвештә
җыела. «Без балаларның җәйге каникулларны уңай һәм тыныч атмосферада, иң яхшы
рәвештә уздыруларын телибез», – дип ассызыклады шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы.
«Бу балаларны тернәкләндерүдә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган карар бар – балалар өчен
республикада ял оештырылачак, шулай ук диңгезгә бару мөмкинлеге дә булачак», –
диде Илсур Метшин. Ул барлык кирәкле документларны тиз арада әзерләп булсын
өчен сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп эшләүне оештырырга кушты.
Фоторепортаж