Илсур Метшин: «Балаларга каршы юнәлдерелгән террорлык акты – күз алдына китерергә мөмкин булганның иң кабахәте»
Марат Мугинов
Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче
май). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең 175-нче номерлы гимназиясендә гадәттән
тыш хәл уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде.
«Бу бик зур фаҗига. Балаларга каршы юнәлдерелгән
террорчылык акты – күз алдына китерергә мөмкин булганның иң кабахәте, иң
түбәне. Йөрәкләребез бүген кызгану һәм кайгы белән тулы. 175-нче номерлы Казан гимназиясендә
атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының
кайгысын тирән уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк терелүләрен
телим», – диде И.Метшин.
Искәртеп узабыз, 175-нче номерлы Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә сигез
кеше үлде, шул исәптән җиде бала. 21 зыян күрүчене хастаханәгә озаттылар.
12-нче май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Шулай ук
иртәгә Казан мәктәпләрендә укулар булмаячак.
Россия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендә һәлак булганнарның
туганнарының һәм якыннарының кайгысын
уртаклашты.