(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Бүген
Казанның гомумшәһәр өмәсендә 60 меңнән артык кеше катнашты, 450 берәмлек
техника җәлеп ителде. Җыештыру шәһәрнең барлык районнарында узды, һәм
казанлылар ишегалларында, паркларда яисә скверларда үзләренә уңайлы мәйданчыкны
сайларга мөмкин иде. Бөтен кирәкле инвентарь урында бирелде.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре
хезмәткәрләре белән бергә Казансу елгасының яр буе зонасын җыештырырга чыкты.
Алар «Ак Барс Арена» стадионыннан Су спорт төрләре сараена кадәр - булачак «Спорт»
паркы территориясен чүп-чардан һәм коры үләннән җыештырдылар. Иртән анда 1
меңнән артык кеше хезмәт куйды.
Чистарту Казан зооботаника бакчасы территориясендә узды. Казан шәһәр
Думасы депутатлары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче
урынбасары Денис Калинкин җитәкчелегендә биредә чисталык урнаштырырга килделәр.
Яшьләр активистлары Девятаев урамындагы Яшьләр паркында чисталык
урнаштырды. Өмәгә ИЭУП студентлары, Идел буе һәм Вахитов районнарының 13-нче,
18-нче, 41-нче номерлы мәктәпләре укучылары, «Иске шәһәр» префектурасы һәм
балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хезмәткәрләре һәм җирле халык – барлыгы
500-ләп кеше чыкты. Исегезгә төшерәбез, кичә Казан Мэры «Хәтер бакчасы» акциясендә
катнашты һәм Советлар Союзы Герое, шәһәрнең
мактаулы гражданины Михаил Девятаев истәлегенә елга порты янындагы мәйданда
агачлар утыртырга булышты.
Автотранспорт предприятиеләре дә өмәгә кушылды. Мәсәлән, «2-нче номерлы
ПАТП» МУП хезмәткәрләре Космонавтлар урамындагы скверда эшләделәр һәм Комаров
урамындагы һәйкәлне чистарттылар. «4-нче номерлы ПАТП» МУП хезмәткәрләре
предприятиенең үз территориясендә һәм аның янындагы участокны чистарттылар. «Метроэлектротранс»
муниципаль унитар предприятиесе «Әмәт» метро станциясе янында: метро күпере
эчендә һәм астында, тимер юллар астындагы җир асты кичүендә, яшел зонада
генераль җыештыру үткәрде. «Пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна
учреждениесе белгечләре бүген тукталышларда реклама белдерүләреннән мәгълүмат
таблоларын юу һәм чистарту эшләрен төгәлли, Ә «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең
автоматлаштырылган системасы» муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләре
Мәскәү, Татарстан, Сәлимҗанов, Т.Гыйззәт урамнарында юл билгеләрен юалар.
Шәһәр өмәсендә катнашучыларның һәркайсының бүләкләр алу мөмкинлеге бар -
2000 сумга эко-товарлар кибетенә сертификат һәм микрояшеллекләр җыелмасы. Җиңү
өчен Instagram дагы үз аккаунтыңда #Казаньнасубботник хештегы белән фотография урнаштырырга
кирәк, ә аннары конкурс посты астында билгеләнергә. Конкурска 28-нче апрельдә нәтиҗә ясалачак. Ике
җиңүчене очраклы рәвештә билгеләячәкләр, ә катнашучыларның берсенә иң оригиналь
һәм кызыклы фото өчен приз тапшырачаклар.
Бүген шәһәрне җыюга 1900 предприятие һәм шәһәрнең төрле компанияләре
хезмәткәрләре чыкты. Күмү полигоннарына бүген 9,4 мең куб. м төрле чүп-чар
чыгарылды, ә ике айлык башыннан санитар чистарту буенча – 290 мең куб. м.
Моннан тыш, бүген җыештыру 3926 йортта узды, 247 контейнер мәйданчыгы
ремонтланды, 544 контейнер, 2876 кече архитектура формасы буялды һәм
ремонтланды, 623 агач һәм куак утыртылды.
«Минем битараф булмаган, Казанны яратучы барлык шәһәр халкына рәхмәт
белдерәсем килә. Сез иң хезмәт сөючәннәр, иң яхшылар. Без сезгә бар яктан да
лаеклы булырга тырышырбыз, – диде Мэр һәм бүген, үз туган көнендә, аның өчен
актив казанлылар әйләнәсендә булу аеруча күңелле, дип билгеләп үтте. – Бу иң
төп бүләк – үз шәһәрләрен яратучы, аңа бары тик яхшылык кына теләүче шулкадәр
кешене күрү. Бәйрәм белән, өмә белән! Казан һәрвакыт чиста, тәртиптә, имин һәм
матур булсын!».
Казанны җәйге чорга җыештыру моның белән генә тәмамланмый. Иртәгә «Черек күл» паркында өмә узачак, ә май азагына кадәр коммуналь хезмәтләр белгечләре
шәһәр урамнарында тәртип урнаштырачаклар, узган елгы яфраклардан һәм
санкцияләнмәгән чүплекләрдән арыначаклар.