(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче апрель, Алинә Бережная). Казан бистәләрендә беренчел
медицина-санитария ярдәме челтәре актив үсеш ала. Әйтик, Совет районының
Салмачы бистәсендә гомуми практика табибы офисы һәм педиатр кабинеты сафка
кертелгән, ә Борисково бистәсендә табиб амбулаториясе эшли башлаган. Шулай ук
Константиновка бистәсендә гомуми практика табибы офисы һәм педиатр кабинеты
файдалануга тапшырылачак. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, күп фатирлы
һәм шәхси йортларда яшәүчеләрнең социаль инфраструктурага ихтыяҗы бертөрле.
«Бистәләрдә яшәүчеләрнең тавышы торган саен көчәя
бара, һәм берничә ел эчендә шактый гына социаль объектлар төзелде. Кешеләр
һәрвакыт күбрәкне, яхшыракны тели, без дә шуны ук телибез, әмма хәзерге бюджет
мөмкинлекләре чикләнгән», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. Карарлар тиз кабул
ителә алмый, әмма шул ук вакытта
бистәләрдә күп нәрсә эшләнә – яктырту үткәрелә, эчә торган суның сыйфаты
яхшыра, юллар төзелә һәм ремонтлана, балалар бакчалары ачыла һәм башкалар».
Медицина үсеше турында сөйләгәндә, Татарстан
Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир
Жаворонков хәбәр иткәнчә, узган ел шәһәрдә 8 объектка капиталь ремонт тәмамланган,
шул исәптән дүрт хатын-кыз консультациясе, ике поликлиника учреждениесе һәм ике
ашыгыч медицина ярдәме подстанциясе.
Әйтик, Идел буе районында ашыгыч медицина ярдәме
күрсәтү подстанциясе файдалануга тапшырылган. 18-нче номерлы шәһәр клиник
хастаханәсе каршында тәүлек буе амбулатор травматология үзәген ачу район халкы өчен чын бүләк
булды.
Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, шәһәрдә югары
технологияле үзәкләр төзүгә зур игътибар бирелә. Балалар онкологиясе,
гематология, онкология һәм иммунология үзәген төзү тәмамланып килә. «Ул Казан
гына түгел, ә бөтен Татарстан балаларын уңайлы кабул итү һәм квалификацияле
дәвалау күзлегеннән караганда иң яхшыларны берләштерәчәк», – диде Владимир
Жаворонков.
Сугыш ветераннары, Республика балалар клиник
хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге, Казан университеты медицина
санитар өлеше, А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник инфекция
хастаханәсендә стационарларны ремонтлау башланды. Башка стационарлар буенча
проект-смета документациясе төзеләчәк, алар арасында – 2-нче номерлы хастаханә,
11-нче номерлы хастаханә, 16-нчы номерлы хастаханә, 18-нче номерлы хастаханә.
«Сәламәтлек
саклау министрлыгына инфраструктураны яхшырту буенча планлы эшләре, зур төгәл
планнары өчен рәхмәт, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Безне Татарстан
Президенты хуплый, шәһәргә даими рәвештә ремонт, медицина объектларын төзү өчен
акча бүлеп бирелә».