(Казан шәһәре KZN.RU,
19-нчы март, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласында шпагаларда
фехтовкалау буенча Дөнья кубогы этабы башланды. 23-нче мартка кадәр дәвам
итәчәк ярышларда дөньяның 50 иленнән 400-гә якын спортчы катнаша. Масштаблы
турнир ачылышы көнендә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан башкаласы Мэры
Илсур Метшин да булды. Ул шпагачыларның чыгышларын карады, шулай ук Халыкара
фехтовкалау федерациясенең техник директоры Евгений Цухло һәм ТР спорт министры
Владимир Леонов белән әлеге спорт төрен үстерү перспективалары турында фикер
алышты.
Евгений Цухло һәм Владимир Леонов белән әңгәмәдә И.Метшин ассызыклаганча,
барлык күренекле спортчылар үз юлларын секцияләрдә гадәти күнегүләрдән
башлаган, шуңа күрә балалар спорт мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатына игътибар
итәргә кирәк.
Казан Мэры коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле
рәвештә турнирны уздыру шартлары ничек үзгәрүе белән кызыксынды. Оештыручылар
аңлатканча, ярышларда катнашучыларның барысы да «Казан Экспо» территориясенә
Казанга килеп җиткәнче өч тәүлек алдан эшләнгән коронавирус инфекциясенә
тестның тискәре нәтиҗәләре белән генә эләгә ала. Татарстан башкаласына килгәч,
спортчылар COVIDка ПЦР-диагностика ысулы белән тагын бер тест тапшырган. «Казан
Экспо» күргәзмә үзәгенә кергәндә спорт чарасында катнашучыларның барысының да
тән температураларын үлчиләр, моннан тыш, битлек режимы һәм социаль дистанция
саклана. Турнир тамашачылар һәм җанатарлардан башка уза. Шпагачыларны барлык
теләүчеләр онлайн режимында күзәтә ала – трансляция сайтта алып барыла. И.Метшин санитар-эпидемиологик
чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында фехтовкалау буенча
дөнья кубогы этабы шәхси һәм команда беренчелекләрендә уза. Турнирның
хөкемдарлыгын 109 судья тәэмин итә, шул исәптән 27 – халыкара һәм 82-милли
категория арбитрлары. Турнирны оештыруда 83 волонтер ярдәм итә.
Җиңү өчен 50 илдән якынча 400 спортчы көрәшә, бу
турнир шпагачылар өчен Токиодагы Олимпия уеннарына сайлап алу өчен квалификация
ярышларының берсе булачак.
Россияне илнең иң көчле спортчылары тәкъдим итә: дөнья
рейтингы лидеры, 2019 елгы дөнья чемпионатының шәхси беренчелектә көмеш призеры
Сергей Бида; аның җыелма команда буенча иптәшләре, 2017 елдан 2019 елга кадәр
Европа чемпионатларында команда турнирында җиңгән, шәхси беренчелектә Россия,
Европа һәм дөнья чемпионатлары призерлары Павел Сухов, Сергей Ходос, Никита
Глазков; 2017 елгы шәхси беренчелектә дөнья чемпионы Татьяна Гудкова, командада
дөнья чемпионнары Любовь Шутова, Татьяна Андрюшина.
19-нчы һәм 20-нче мартта беренчел ярышлар уза, бүген
аларда бары тик ир-атлар гына, иртәгә хатын-кызлар катнашачак. Дөнья кубогы
этабының төп ярышлары 21-нче марттан 23-нче мартка кадәр узачак. Шул ук вакытта
турнирның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнә. Ярышларның җентекле программасы
белән Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында танышырга була. Турнирда барлыгы 32 комплект
медаль уйнатылачак.
Казан фехтовкалау буенча ярышларны инде беренче генә
тапкыр кабул итми. 2013 елда фехтовкалау Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары
программасына кертелде, бер елдан Казан теннис академиясендә фехтовкалау буенча
дөнья чемпионаты узды, ә 2019 елда Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә
кадетлар арасында фехтовкалау буенча Россия беренчелеге узды.