(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Ксения Швецова).
Муниципаль парковкаларның түләнмәве һәм яшелләндерелгән территорияләрдә
автомобильләр кую 2020 елда Казанда иң киң таралган административ хокук
бозуларның берсе булды. Гомумән алганда, хокук бозулар саны барлык төп маддәләр
буенча кимеде, бу шәһәр халкының культурасы күтәрелү турында сөйли, дип
билгеләде бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта ухган аппарат
киңәшмәсендә.
«Без шәһәр мохитен төзекләндерү һәм уңайлылыкны арттыру буенча зур эш
башкарабыз, һәм нәтиҗәләр күренә. Әмма чынлап та уңайлы һәм төзекләндерелгән
шәһәр бу максат тирәсендә бөтен халык тупланган вакытта гына була ала, – диде
И.Метшин. – Без тәртип бозучылар белән көрәшәчәкбез, әмма тулаем алганда,
аларның азаюы сөендерә».
Казан халкы һәм кунаклары чүп-чарны тиешсез урыннарда сирәгрәк ташлый
башладылар һәм шәһәргә җаваплырак карый башладылар, дип өстәде Мэр. «Бу штраф
мәсьәләсе түгел, ә халыкның гомуми культурасы күтәрелү, үз шәһәреңне төзек һәм
уңайлы итеп күрү теләге, – дип ассызыклады ТР башкаласы башлыгы. – Шуңа күрә
төзекләндерү һәм уңайлы тирәлек өлкәсендә контроль органнары хәл итә торган
бурычлар белән беррәттән, бу һәр казанлының бердәм максаты һәм бурычы булырга
тиеш».
Башкарма комитет Аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген
оештыру идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, комиссия
территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ эшләр
буенча 4631 карар чыгарган (чагыштыру өчен: 2019 елда 5,2 мең беркетмә
чыгарылган). Яшелләндерелгән территорияләрдә автомобильләр куйган өчен
админкомиссия 2794 беркетмә чыгарды. Шулай ук киң таралганнары арасында – тышкы
мәгълүматны (1919 беркетмә) урнаштыру тәртибен бозу, муниципаль хокукый
актларны (888 беркетмә) үтәмәү.
«Әмма иң күп административ эшләр махсус техник чаралар кулланып алынган
материаллар буенча карала, – дип билгеләде А.Мөхәммәтшин. – Шулай итеп,
муниципаль паркингларны түләмәгән өчен 45 мең 221 карар чыгарылган, ә автомат
режимда теркәлә торган яшел зонадагы парковкага – 15 мең 763».
«Казанлыларның хәзер газоннарда, балалар, спорт мәйданчыкларында
автомобильләрне сирәгрәк куюлары сөендерә. Мондый фактлар бар әле, эш күп, әмма уңай динамика бар, – дип
шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Муниципаль парковкаларда без хәзер акыллы камераларны сыныйбыз, монда да зур нәтиҗәләргә ирешәсе килә. Әмма юлны
хәрәкәт итүче җиңәр, ышанабыз, һәм бу сорауны без җиңәрбез».
Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен бер ел эчендә комиссия 4326
беркетмә чыгарган (2019 елда – 5,8 меңнән артык). Бу юнәлеш аерым эш таләп итә,
дип ассызыклады шәһәр башлыгы. «Урам сәүдәсе халык өчен уңайлы булырга тиеш,
әмма шул ук вакытта урамнарны, чатларны һәм ишегалларын тутырмаска. Без алтын
урталыкны табарга тиеш, – диде Казан Мэры. – Җәйге сәүдәгә алдан ук
әзерләнүегезне, аукционнарда урыннарны уйнатуыгызны сорыйм. Базарның барлык
катнашучылары өчен бердәм стандарт эшләргә тиеш «.
2020 елда беркетмәләр буенча чыгарылган 14 мең 587 карарның 238-е (1,6%)
суд тәртибендә гамәлдән чыгарылды.
«Бу күрсәткечләр контроль органнары белән административ материалларның
сыйфатын яхшырту буенча системалы эш алып бару исәбенә хуплана», – дип билгеләп
үтте А.Мөхәммәтшин. Ул шулай ук төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен
административ беркетмәләр чыгарылган, алар гражданнарның гомеренә һәм
сәламәтлегенә куркыныч яный, дип өстәде. Шулай итеп, территорияне кар һәм
боздан вакытында чистартылмаган өчен якынча 300 материал төзелгән.