(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Алинә Бережная). Казанда төзелеш
мәйданчыкларында хокук бозулар саны 2020 ел нәтиҗәләре буенча 30%-ка кимегән –
шәһәрдә барлыгы 220 төзелеш алып барылган. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, хокук бозулар саны кимү комплекслы эш турында сөйли. «Административ-техник
инспекция – җәза бирү түгел, ә контрольлек итүче орган. Җитәрлек дәрәҗәдә аңлаешлы
һәм ачык кагыйдәләр, димәк, хокук бозулар булмаса, җәза юк», – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы бүген башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил
Минвәлиев хәбәр иткәнчә, кагыйдә бозулар нигездә көпчәкләр юу белән бәйле. Шул
ук вакытта барлык төзелешләр дә шундый пунктлар белән җиһазландырылган. «Төзелеш
мәйданчыкларыннан пычрак алып чыгу юл хәрәкәте куркынычсызлыгына куркыныч
тудыра, юл челтәрен карап тоту өчен өстәмә йөк булып ята», – дип ассызыклады
спикер һәм төзелеш оешмаларына көпчәкләрне автомат юуга күчәргә киңәш итте.
Җир эшләренә килгәндә, узган ел ордерлар 2019 елга
караганда 9%-ка күбрәк бирелгән, ә хокук бозулар 23%-ка кимегән. Җир эшләренә
рөхсәт бирү документлары тулы күләмдә рәсмиләштерелгән урыннарда билгеләнгән
вакытта төзекләндерү эшләре башкарылуын күзәтергә мөмкинлек бирә. Наил
Минвәлиев мондый хокук бозуларның инженерлык инфраструктурасы эшенең
тотрыклылыгына йогынты ясавына һәм шәһәр халкының тормышына һәм сәламәтлегенә
куркыныч китерүенә игътибарны юнәлтте.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, бу планда диалогка
ирешелде. «Шәһәрдә төзелеш, җир эшләре башкарыла һәм тәртип бозу очракларын
киметү эше системалы рәвештә алып барыла, бизнес, төзелеш компанияләре
вәкилләре, подрядчылар белән диалогта һәм бу бик мөһим».
Шулай ук үсемлекләрне компенсацион утырту да даими
контрольдә тотыла. Узган ел 134 шундый карар кабул ителгән иде, шуларның 94-е
буенча эш тулысынча башкарылды. Карарларны вакытында үтәмәгән өчен 28 беркетмә
төзелгән. Үсемлекләрне компенсацион утырту эше быел да дәвам итәчәк.