1000 балага исәпләнгән мәктәпне 2012 елның 1 сентябре көнне ачарга планлаштыралар
(KZN.RU, 3-нче апрель). “Солнечный город” микрорайонында яшәүчеләргә балаларын белем бирү учреждениеләренә ерак йөрмәслек шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин булачак мәктәпнең төзелеш мәйданында шулай дип белдерде.
Казан Мэрын 1000 укучыга исәпләнгән булачак мәктәпнең проекты белән таныштырдылар. Төзелеш эшләренең генераль подрядчы оешмасы – “Ак Барс Строй” ҖЧҖ. Әлеге оешманың вәкиле шәһәр Мэрын барлык эшләрнең график буенча баруын, мәктәпнең яңа уку елына эшләячәге турында хәбәр итте. Төзүчеләр монолит эшләрен тәмамлый.
Илсур Метшин булачак мәктәп өчен кадрлар сайлауга аерым игътибар бирде. “Коллективны формалаштырырга кирәк. Төзү эшләре мәктәпнең булачак директоры контролендә барырга тиеш, объектны гамәлгә керткәннән соң кимчелекләр ачыкланырга тиеш түгел”, - диде Казан Мэры.
Моның өчен апрель ахырына кадәр төзүчеләр объектны тапшыру вакытын билгеләргә тиеш. “Объектны быел август ахырына куллануга тапшырырга планлаштырабыз”, - дип ышандырдылар шәһәр Мэрын төзүчеләр.
“Безнең төп максатыбыз – “Солнечный город” микрорайонында яшәүчеләргә балаларын башка район мәктәпләре һәм балалар бакчаларына йөртергә туры килмәслек шартлар тудыру”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.