(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанның юл хезмәтләре Яңа ел бәйрәмнәренә тулысынча әзер. Аномаль кар яву очракларында 596 берәмлек җыештыру техникасы паркына өстәмә рәвештә 400 берәмлеккә кадәр техника җәлеп ителәчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм район администрацияләре башлыкларына юлларны карап тотуны күзәтүне йөкләде.
Юлчыларның эшкә әзерлеген раслаган көчле кар яву белән Казан узган ял көннәрендә очрашты: шәһәрдә ике көн эчендә айлык явым-төшем нормасының яртысы диярлек яуды, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
«Бу ялларда шәһәрдә 17 мм явым-төшем яуды, бу декабрьнең 36 мм тәшкил итә торган айлык нормасының якынча яртысы, - дип аңлатты ул. - Урам-юл челтәрен карап тоту эше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә башкарылды, хәзер тротуарлар, тукталыш мәйданчыклары, керү юллары һәм бистәләр территорияләре җыештырыла».
Яңа елга синоптиклар казанлыларга күп итеп явачагын фаразламый, әмма юл хезмәтләре аларга әзер, дип билгеләп үтте И.Куляжев, юллар һәм төзекләндерү объектларын карап тоту өчен җаваплы предприятиеләрдә кизү бригадалар оештырылган һәм махсус техника әзерләнгән.
Шәһәр хуҗалыгының нормаль эшләвен тәэмин итү, Казан халкына һәм кунакларына ял итү өчен уңай шартлар тудыру өчен, Яңа ел бәйрәмнәре чорында шәһәр районнары администрацияләрендә, Тышкы төзекләндерү комитетында, шулай ук төзекләндерү комплексы предприятиеләрендә җаваплы персоналның һәм авария бригадаларының тәүлек буе кизү торуы оештырылган. Аномаль кар яуган очракта, төзелгән шартнамәләр кысаларында җыештыру техникасы паркына тагын 400 берәмлек техника җәлеп итү мөмкинлеге бар, дип хәбәр итте И.Куляжев.
«Һәрвакыттагыча ясалма корылмаларның, җир асты һәм җир өсте кичүләренең, тукталыш мәйданчыкларының, чыршы шәһәрчекләре, парклар һәм скверлар янындагы территорияләрнең торышы аерым контрольдә, - дип өстәде спикер. - Һәлакәт шартларында җир асты кичүләрен су басуны булдырмас өчен, су суырту чаралары һәм электр генераторлары әзерләнгән».
Ясалма корылмаларны һәм гомуми файдаланудагы юлларны карап тотучы предприятиеләрдә террорчылык куркынычларын профилактикалауга зур игътибар бирелә. Бу оешмаларда хезмәткәрләр белән янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәү һәм ведомство буйсынуындагы объектларда шикле предметлар табылганда гамәлләр тәртибе турында максатчан инструктажлар үткәрелгән.
Тышкы яктырту системасын тотрыклы эшләтү өчен «Казэнерго» предприятиесе берләшкән диспетчерлык хезмәте бригадаларының кизү торуын оештырды. Шулай ук предприятие белгечләре Яңа ел иллюминациясенең торышын һәм эшен даими тикшереп торалар.
«Архитектура-сәнгать яктырткычларының эш режимы 2021 ел башыннан тышкы яктырту челтәрләрен кабызу һәм сүндерү вакытына туры киләчәк», - дип билгеләп үтте И.Куляжев.
«Башкарма комитетның барлык структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район башлыклары - кулны пульста тотабыз, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Һәркем үз җаваплылык зонасын яхшы белә. Бәйрәм - шәһәр халкы өчен, ә без эшлибез. Шуңа күрә һәркемнең үз бурычларын лаеклы үтәве, һәм елны бернинди һәлакәтләрсез башлавыбыз мөһим».
Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә юл хезмәтләре шәһәр урамнарыннан 9,5 мең тоннадан артык кар чыгарган.