(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Шәһәр хуҗалыгы тармакларының үсеше һәм социаль программаларны гамәлгә ашыру темплары буенча Казан Россия муниципалитетлары һәм шәһәрләре арасында лидерлык позицияләрен саклап калуын дәвам итә, шулай ук халыкара бергәлектә абруйга лаек. Әмма үсеш активрак булган саен, хакимият органнарыннан халык күбрәкне көтә, дип белдерде бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. «Тормышның бу формуласын без барыбыз да өйрәндек инде, муниципалитетта беренче ел гына эшләмибез. Казанышлар, эшләнгән эшләр никадәр күбрәк булса, казанлыларның ихтыяҗлары да шулкадәр күбрәк», - диде шәһәр башлыгы.
Бу елның соңгы эшлекле дүшәмбесендә Илсур Метшин Яңа ел алды эшләренә йомгак ясады. Шәһәрнең парклары һәм скверлары бәйрәмчә бизәлгән, 65 чыршы шәһәрчеге ачылган. 18 боз шугалагы, 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшли.
«Яңа елны каршы алу өчен барысы да бар. Без пандемия, икътисад белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Казанны Яңа ел рухында бизәргә тырыштык. Өстәвенә, Кыш бабай безгә ял көннәрендә матур кар яудырды, моның шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килүе яхшы булды. Шуның аркасында бәйрәм кәефе дә барлыкка килә. Ә авыл кешеләре өчен елның теләсә кайсы вакытында явым-төшем - яхшы уңыш нигезе ул», - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бәйрәмнәр чорында шәһәр хуҗалыгы эшен оештыру мәсьәләләре беренче планга чыга. «Безнең өчен бу эшне көчәйтү, коммуналь челтәрләргә йөкләнеш арту. Әмма, әлбәттә, беренче урында - куркынычсызлык мәсьәләсе», - дип билгеләде Мэр.
«Ел нәтиҗәләрен без, халык алдында алдан хисап биреп, февраль аенда ясыйбыз. Хәзер елны, бөтен дөнья алдына чыккан кыенлыкларга карамастан, вакыйгаларга бай, иҗади ел булды дияргә мөмкин. Без үсешне дәвам иттек - күп төзедек, күп нәрсә эшли алдык. Иң мөһиме - без бу сынауларны уздык, әйе, югалтуларсыз булмады. Әмма без елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Казан, Татарстан, безнең илебез имин һәм иҗади үсешен дәвам итсен, без яңа сынаулар белән яшәргә өйрәнсен , бөтен җирдә тынычлык булсын өчен. Киләсе ел башкала өчен барлык яктан да нәтиҗәле, иҗади, уңышлы һәм тыныч булыр дип өметләнәбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.