(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл
хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов ярминкә мәйданчыгында агропромпаркның сәүдә павильоннарын
карады, авыл хуҗалыгы товарларының ассортименты һәм продуктларның төп
категорияләренә бәяләр белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар
белән аралашты. Ярминкәдә Арча һәм Кукмара районнары, Татарстан кулланучылар
берлеге, Татарстан фермерлары продукциясе тәкъдим ителде.
Барлыгы 11 млн сумлык продукция китерелгән. Шул исәптән бәрәңге һәм
яшелчәләр - 48,6 тонна, сыер ите - 11 тонна, дуңгыз ите - 1,4 тонна, кош ите -
1,3 тонна, агызып сатыла торган сөт - 3,2 тонна, каты сортлы сырлар - 400 кг,
ак май - 300 кг, шикәр комы - 5 тонна, он - 5 тонна, ярма - 6 тонна, ашлык - 20
тонна, бал - 1,1 тонна. Гадәттә, казанлылар товарларны кибетләргә караганда
түбәнрәк бәягә сатып ала ала.
Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә уздырылган 13 ярминкә
йомгаклары буенча 972 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәр халкы
1100 тонна ит, 248 тонна сөт, 3,8 млн данә тавык йомыркасы, 545 тонна он, 764
тонна шикәр комы һәм башка продуктлар сатып алган, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12-нче сентябрьдә эшли
башлады, алар атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Казанда 6.00 сәгатьтән
14.00 сәгатькә кадәр эшли торган 15 мәйданчык җиһазландырылган. Төрле мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халыкның
ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.
Видеорепортаж