(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Казанда быел кыш көне яктыртылган 8 чаңгы трассасы эшләячәк. Һәр районда әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен кирәкле инфраструктура бар инде, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, әлегә үз инвентарьлары булмаганнар өчен 12 чаңгы базасында чаңгы шуу оештырылачак. Биредә 1,5 меңнән артык пар чаңгы прокатка биреләчәк.
«Чаңгы һәм тимераякларны прокатка бирү пунктларында коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауга өстәмә игътибар биреләчәк. Биредә эш махсус төзелгән сеанслар җәдвәле һәм прокат бинасында урнашкан кешеләр санының чикле булуы буенча алып барылачак. Бу кешеләрнең күпләп туплануын булдырмый калырга һәм агымнарның бүленешен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Һәр сеанстан соң биналарда санэшкәртү үткәреләчәк. Шулай ук объектларда үз инвентарьлары белән шуарга килгән һәм прокат сервисыннан файдаланучылар өчен өстәмә чишенү урыннары биреләчәк», - дип сөйләде Спорт комитеты рәисе.
Шәһәрдә гамәлдәге чаңгы комплексларын реконструкцияләү һәм яхшырту эше дәвам итә. А.Салихов сүзләренә караганда, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионын реконструкцияләүнең беренче этабы төгәлләнгән. Мирный торак массивында чаңгы-биатлон комплексын төзү эше дәвам итә, ул ярышлар һәм җәяү йөрү өчен туры килә торган 5 чакрым ераклыктагы чаңгы трассасын, биатлон ату урыннарын, чишенү, буфет, чаңгы әзерләү зонасын үз эченә ала. Бөтен трасса буйлап яктырту һәм 3 чакрымнан артык араны ясалма киметү системасы каралачак, дип билгеләп үтте спикер. Бу сезонда биредә тест күнегүләре үткәрү планлаштырыла.
Казанлылар өчен Нагорный торак массивында «Трамплин» тау чаңгысы комплексы базасында экстремаль кышкы спорт белән шөгыльләнү дә мөмкин булачак. Биредә өч трамплин эшләячәк, шуларның иң биеге - 50 метрдан артык. Бу мәйданчыкта ясалма түбәнәю хисабына чаңгы трассасы әзерләнгән. Һәвәскәрләр анда инде 19-нчы ноябрьдән бирле шуалар. Ә бу шимбәдә, 5-нче декабрьдә, әлеге территориядә күтәргечле тау чаңгысы трассасы эшли башлаячак, дип хәбәр итте А.Салихов.
«Яңа кышкы сезонда, уңайлы санитар-эпидемиологик вәзгыять булган очракат, Физик культура һәм спорт комитеты 10 спорт төре буенча 30-дан артык спорт-массакүләм чаралары үткәрергә планлаштыра. Алар арасында алкалы хоккей, туплы хоккей, чаңгы спорты, кышкы балыкчылык, чаңгыда спорт ориентлашуы, кышкы триатлон, карда футбол, тимераякта шуу, фигуралы шуу һәм бозга менү буенча ярышлар бар. Әлеге чараларда 30 меңнән артык спорт сөюче катнашыр дип көтелә», - дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе. Ул шулай ук паркларда һәм скверларда барлык теләүчеләр өчен чаңгы ярышлары буенча тренердан бушлай тренировкалар үткәреләчәген өстәде.
«Без бу юнәлештә дә үсәбез. Мирный бистәсендәге биш чакрымлы трассада эшләр тәмамланып килә. Һичшиксез, агымдагы эпидемиологик шартларда урманда ачык һавада чаңгыда шуу - сәламәт тәндә сәламәт рухны саклап калуның иң яхшы профилактикасы һәм иң дөрес ысулы. Барысына да спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез, әмма Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен һичшиксез үтәргә кирәк», - дип йомгаклады Илсур Метшин.