(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова).
Казанда эшкуарларга ярдәм итүнең башка чаралары исәбендә кешеләрнең
сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырмаган төзекләндерү кагыйдәләрен бозган
өчен штрафларга мораторий гамәлдә. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин мораторий
тагын ярты елга озайтылачак дип белдерде. Шәһәр башлыгы үз карарын бүген
видеоконференция режимында узган кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча
координация советында белдерде.
Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә карата штраф
санкцияләре турындагы мәсьәлә белән Казан Мэрына шәхси эшмәкәр Вячеслав Вдовин
мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта гамәлдәге Татарстан
Республикасы законнары нигезендә элмә такталарда мәгълүмат ике дәүләт телендә
булырга тиеш: рус һәм татар телләрендә. Әмма бүген, кече һәм урта эшмәкәрлек
субъектлары керемнәре кимү аркасында, эшмәкәрләр тышкы мәгълүмат чараларын
төзәтү өчен һәрчак акча бүлеп бирә алмый. «Октябрьдә без биналар фасадында
кулланыла торган элмә такталарны алыштыру кирәклеге турында күрсәтмә алдык, –
диде В.Вдовин. – Бу элмә такталарны булдыру һәм алар туры килмәгән очракта
штраф түләү бизнеска өстәмә йөкләнеш булып тора. Без элмә такталарны бер тапкыр
үзгәртү һәм башка бу мәсьәләгә әйләнеп кайтмау өчен тышкы мәгълүмат белән бәйле
мәсьәләләрнең комплекслы чишелешен күрергә теләр идек».
Казан Мэры искәрткәнчә, Татарстан башкаласында кече
һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең беренче чараларыннан берсе –
агымдагы ел ахырына кадәр штрафларга мораторий кертелү. Төзекләндерү
кагыйдәләре өлкәсендәге хокук бозулар, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә
куркыныч янамый икән, бүген кисәтү генә ясала. Хәзерге вакытта эшкуарлар 2300
шундый кисәтү алган, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Әгәр бу хокук бозулар буенча
хәтта минималь штраф салынса да, эшмәкәрләргә 55 млн сум түләргә туры килер
иде, әмма без мондый хокук бозулар өчен беркемне дә җәзаламадык, – дип
билгеләде Мэр. – Бу мораторийны без тагын кимендә ярты елга озайтырга әзер».
Әмма тышкы реклама чараларын рәсмиләштерүдә эшмәкәрләр гамәлдәге закон
нормаларын үтәргә тиеш, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Тотрыклы санитар-эпидемиологик вәзгыять урнашканнан
соң, без җыелачакбыз һәм тышкы реклама чараларына карата карар кабул итәчәкбез»,
– дип өстәде ул.
Аннары очрашуда катнашучыларның берсенең үз янындагы
территориядән карны вакытында чистартмаган өчен штрафлар турындагы соравына
җавап биреп, Мэр тагын бер кат искә төшерде, мораторий кешеләр тормышы һәм
сәламәтлеге өчен куркыныч янамаган хокук бозуларга гына кагыла.
«Кар, бозлавык, түбәләрдәге бозлар халыкның һәм шәһәр
кунакларының сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра, кешеләрнең имгәнүенә
китерергә мөмкин, – дип билгеләде И.Метшин. – Әйдәгез болай: беренче тапкыр без
кисәтү белән чикләнәчәкбез, ә икенче хокук бозуга кадәр эш барып җитмәячәк, дип
өметләнәм».
И.Метшин башкарма комитет җитәкчесенә һәм район
башлыкларына эшмәкәрләр өчен уку семинары үткәрергә һәм төп таләпләр һәм
төзекләндерү кагыйдәләрен аңлатырга кушты. Ул билгеләп үткәнчә, сүз биналар һәм
корылмалар милекчеләре турында гына бара, алар якын-тирәдәге территорияләр өчен
җаваплы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда штрафларга мораторийдан
тыш, коронавирус пандемиясе аркасында зыян күргән кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларының
үз пакетын эшләделәр. Шулай
ук Казанда 2021 елның 31-нче гыйнварына кадәр муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы
озайтыла.