(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Алена Мирошниченко). Казанда Мәүлетов урамында
урнашкан яңа «Максат» футбол манежы төзелеше төгәлләнеп килә. Бүген объектта
шәһәр һәм республика массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә Казан
Мэры Илсур Метшин да булды. Шәһәр башлыгы журналистларның игътибарын манежда
футбол кыры сыйфатына юнәлтте һәм моның соңгы буын өслеге булуын сөйләде.
Биредә термопласлы итальян үләне җәелгән, аның исе юк, зуррак сыгылмалылыгы
белән аерылып тора, тузанланмый, шуңа күрә аңа аз күләмдә су сибәргә кирәк.
Мондый өслек барлык профессиональ футбол клубларында да юк.
Яңа манеж Танк, Мәүлетов һәм Бертуган Касыймовлар
урамнары тарафыннан чикләнгән территориядә урнашкан. Бу Татарстан башкаласында
республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ТАССРның 100 еллыгын
бәйрәм итүгә төзелә торган ике спорт объектының берсе. Аны төзү узган елның декабрендә башланган. Бер катлы объектның
мәйданы 6 мең кв.м. Ясалма өслекле футбол кырының зурлыгы – 90х45 м. Футбол кырыннан
тыш, манежда 20-шәр кеше сыйдырышлы 8 чишенү урыны, медицина бүлеге,
инвентарьны саклау урыннары, вестибюль, кунаклар һәм персонал өчен туклану
пункты каралган.
Манеж фасадын күренекле футболчылар – Николай
Сентябрев, Лев Яшин, Галимҗан Хөсәенов, Виктор Колотов, Вагыйз Хидиятуллин,
Корбан Бердыев, Гекдениз Карадениз, Лионель Месси портретлары бизәп тора. «Без
футбол ветераннарын, балалар спорт мәктәпләре тренерларын, футбол
җәмәгатьчелеген сораштырдык, яңа манеж фасадында кемне күрергә теләүләрен, илебез
һәм Казан футболына кемнең өлеш кертүен белештек. Шул ук вакытта фасадта буш
урыннарның да булуы мөһим. Мондый футбол манежлары, мондый спорт
инфраструктурасы төзелеше нәтиҗәсендә 7-8 елдан Россия, Татарстан һәм Казан
футболы тарихына үз өлешен кертүчеләр барлыкка киләчәк, дип ышанабыз», – диде
Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы журналистларның игътибарын манеждагы
футбол кыры сыйфатына юнәлтте һәм бу барлык профессиональ футбол клубларында да
булмаган соңгы буын өслеге, дип сөйләде. Мэр сөйләгәнчә, әлегә кадәр тулы
футбол кыры Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында гына булган.
Мәүлетов урамындагы яңа манеж «Идел буе» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен
төп уен кыры булачак. Хәер, монда башка футбол спорт мәктәпләрендә
тәрбияләнүчеләр дә күнегүләр ясаячак.
«Балалар монда бушлай шөгыльләнәчәк», – дип аңлатты
И.Метшин.
Кичке вакытта манеж шәһәр халкы, футбол сөючеләр өчен
ачык булачак. Ә ул ел әйләнәсендә эшләячәк.
Көн саен биредә 60 кеше шөгыльләнә алачак, трибуналар
160 тамашачыга исәпләнгән. Ләкин манежның үткәрү сәләте разминка мәйданчыклары
территориясе хисабына тагын да артачак, резина өслекле воркаут-зоналар, шулай
ук футбол маневрларын эшкәртү өчен мәйданчыклар бар. «Балалар һәм яшүсмерләр
футболының тулы бер комбинаты барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте Казан
Мэры.
Шәһәр башлыгы сөйләгәнчә, Казанда 9 балалар спорт
мәктәбендә 2670 малай һәм 215 кыз профессиональ рәвештә шөгыльләнә. Шул ук
вакытта әгәр 2010 елда әлеге спорт төре белән 14 мең кеше шөгыльләнсә, бүген бу
сан 19 меңнән артып киткән. Бу - һәвәскәрләр дә, балалар һәм яшүсмерләр спорт
мәктәбе укучылары да. Соңгы ун елда Казанда ачык футбол мәйданчыклары саны
65-тән 165-кә кадәр артты. Ә бу вакыт эчендә шәһәрдә 709 яңа спорт объекты
төзелгән.
Әмма ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Казанда республика
Президенты карары буенча барлыкка киләчәк ике ябык манеж яңа мөмкинлекләр
бирәчәк, дип ассызыклады И.Метшин. Исегезгә төшерәбез, икенче манеж –
футбол-регбий – Чуйков урамында төзелә. Ул «Искәндәр» исемен йөртәчәк, төрки
теленнән тәрҗемә иткәндә «яклаучы» дип тәрҗемә ителә.
«Һәр бала да профессиональ футболчыга кадәр үсми, әмма
аларның һәркайсы гомерлеккә спортны яратачак. Өстәвенә, әгәр без футбол турында
сөйләсәк, бу командалы спорт төре. Командалар рухында үскән егетләр арасында
яхшы кешеләр үсә. Һәм безнең максат – балаларның футбол уйнавы, шулай ук башка
спорт төрләре белән шөгыльләнүләре», – дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы 2010 елда шәһәрдә даими рәвештә 18,7%
кеше спорт белән шөгыльләнгәнен искә төшерде. Бүген бу күрсәткеч 50%-ка якынлаша.
«Инде хәзер үк һәр икенче казанлы сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Әлбәттә, безгә
медальләр, җиңүләр мөһим, әмма безнең өчен төп бүләк – спорт белән даими
шөгыльләнүче, актив тормыш рәвеше алып баручы, физик һәм рухи яктан үскән
кешеләр саны ул», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта объектта эшләр 90%-ка тәмамланган.
Төзүчеләр территорияне төзекләндерәләр, фасадны һәм эчке бизәү эшләрен
тәмамлыйлар. Өлешчә җиһазлар китерелгән. Бөтен территория контурлар буенча
видеокүзәтү белән җиһазландырылган. Маневр төзелеше 10-нчы сентябрьдә
тәмамланачак, әмма агачларның бер өлеше, «Горводзеленхоз» тәкъдиме буенча,
ноябрьдә утыртылачак.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Физик тәрбия һәм спорт
комитеты рәисе Альберт Салихов, «Үзәк стадион» спорт-савыктыру комплексы
директоры Илгиз Фәхриев һәм башкалар катнашты.