(Казан
шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Ксения Швецова). Ел ахырына Дементьев урамында
яңа бина төзелешен төгәлләү планлаштырыла, анда Казанның дезинфекция станциясе
урнашачак. Бүген станция 90 елдан артык элек төзелгән авария хәлендәге бинада
урнашкан. Төп төзелеш эшләре җылылык сезоны тәмамланганчы тәмамланырга тиеш.
Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә шундый йөкләмә бирде.
Яңа бинаның мәйданы
1480 квадрат метр тәшкил итәчәк
Казанның дезинфекция станциясе, 1928 елда төзелгәннән
бирле, Карл Маркс урамында урнашкан. Бу бина авария хәлендә, конструкцияләрдә
ярыклар бар, җитештерү биналары төзекләндерүне таләп итә, дип хәбәр итте
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев.
Узган елның көзендә Дементьев урамы, 2б адресы буенча
1480 кв.м мәйданлы яңа корпус төзелеше башланды. Бүгенгә кирпеч өелгән, ике
катта штукатурка эшләнгән, монолит идәннәр түшәлгән, эчке киртәләр һәм
инженерлык челтәрләре монтажланган, дип хәбәр итте спикер.
«Дезинфекция станциясенең яңа бинасын төзүне без яхшы
заманнар килгәнчегә кадәр кичектердек, һәрвакыт беренче планга социаль
инфраструктура объектлары чыкты. Ләкин пандемия моның әһәмияте буенча икенче
дәрәҗәдәге объект булмавын күрсәтте, – дип шәрехләде Илсур Метшин. – Финанслау
турындагы мәсьәләләр хәл ителде, шуңа күрә һава торышы мөмкинлек биргәндә, төп
төзелешне тәмамларга кирәк, ә эчке эшләрне елның салкын вакытында да алып
барырга мөмкин. Әзерлек шактый яхшы бара, быел барысын да тәмамларга тырышырга
кирәк».
Дезинфекция
станциясе хезмәткәрләре 3,7 мең транспорт чарасы, 2 мең гектардан артык ачык
территорияләрне эшкәрткән
Н.Минвәлиев шулай ук дезинфекция станциясенең ел
башыннан төп эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Беренче яртыеллыкта учреждение
белгечләре төп эшчәнлек кысаларында 2 мең гектардан артык ачык территорияләрне,
йогышлы авыруларның чыганаклары булган 282 мең кв. м урынны эшкәрткән.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында шактый күләмдә эш артты, дип
билгеләп үтте Н.Минвәлиев.
«Агымдагы елның февраленнән дезинфекция станциясе
хезмәткәрләре тәүлек буе эшләүгә күчтеләр, аның төп максаты – махсус составлар
белән эшкәртү юлы белән инфекция таралуны кисәтү, – диде спикер. – Казанга очып
килүчеләрнең багажлары, куллары, аяк киемнәренә дезинфекция үткәрелде. Берничә
дистә самолетның салоны, багаж бүлекләре, пилот кабиналары эшкәртелгән. Перрон
автобуслары һәм халыкара аэропорт биналары чистартылган».
Көн саен госпитальләрдә һәм стационарларда,
обсерваторларда, авыруларның эш һәм яшәү урыннарында дезинфекция белән эшкәртү
үткәрелгән. Моннан тыш, Башкарма комитет тарафыннан табибларга ярдәмгә бирелгән
автомобильләр, ә аннары такси хезмәтендә шулай ук махсус эшкәртү уздырылган.
Барлыгы 3 мең 700 транспорт чарасы эшкәртелгән. Шәһәр кешеләренең гаризалары
буенча да дезинфекция башкарылган – барлыгы, Н.Минвәлиев сүзләренчә, 623 гариза
эшләнгән.