(Казан
шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Ксения Швецова). Казанда быел чүп өемнәре булган
81 территория ачылган, шуларның 29 участогы тәртипкә китерелгән. Бүген эшлекле
дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин әлеге юнәлеш буенча эшне көчәйтергә һәм атна
ахырына кадәр теркәлгән хокук бозуларның күп өлешен бетерергә кушты.
Кышкы сезон тәмамлангач, ел саен чүп өемнәрен,
чүплекләрне ачыклау һәм бетерү, чүп-чар түгү, чүп үләннәрен чистарту эшләре
яңартыла. Быел чүплекләр санының узган ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә,
дип хәбәр итте Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев.
«Әгәр узган сезонда шундый ук чорда 44 чүплек
ачыкланган булса, быел – 81 урын. Бүгенгә 29 участок тәртипкә китерелгән, тагын
52-се калган, шул исәптән 7 шәхси участок. Чүплек урыннарының төп өлеше
муниципаль җирләрдә урнашкан», – диде Н.Минвәлиев.
Казан Мэры муниципаль җирләрдәге чүплекләрне бетерүне
тизләтергә кушты. «Чүплекләр – безгә фикер алышырга кирәк булган аерым мәсьәлә.
Район администрацияләре башлыкларының һәркайсы әлеге юнәлеш буенча эш
башкарырга тиеш, – диде И.Метшин. – Шәһәрдә башта күпме чүплек булганлыгы,
күпмесе әле дә булуы турында махсус киңәшмәдә фикер алышырбыз».
Атна ахырына барлык район башлыклары үтәгән эшләре
турында хисап тотарга тиеш, дип өстәде Мэр. «Җомга киченә инде ачыкланган
чүплекләрнең күбесе бетерелер дип өметләнәм», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.