(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Шәһәр Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып бара. 41 депутатның 38-е катнаша, карар кабул итү өчен кворум бар. Утырыш трансляциясен сылтама буенча карарга була.
Депутатлар 13 мәсьәлә буенча фикер алышачак:
Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында;
«Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар турында;
«Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмнәрен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында»;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына физик затлар керемнәренә салымнан 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына салымнан өстәмә норматив белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация алмаштыруны килештерү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
«Казан шәһәре муниципаль махсуслаштырылган торак фондының торак биналар бирү тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Яшьләр парламенты турында;
Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының эш йомгаклары турында;
Төрлеләр.