(Казан
шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алинә Бережная). , ул «Иске Татар бистәсе сәүдәгәрлеге»
маршруты буенча урнашкан объектларның берсе булачак. Иске Татар бистәсендә яңа
туристик маршрутларны үстерү, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча штаб
утырышында яңа һәйкәлләр һәм башка проектлар турында бүген «Иске шәһәр» махсус
территориясе префекты Роберт Гарипов сөйләде.
Казанда, туризм өлкәсе предприятиеләре эшчәнлеген
тулысынча диярлек туктатып торуга карамастан, яңа кызыклы туристик маршрутлар
эшләнде, аерым алганда Иске Татар бистәсе территориясендә - җирле халык һәм
Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары яраткан ял урыны. «Иске шәһәр»
махсус территориясе префекты Роберт Гарипов сүзләренчә, пандемия чорында эшче
төркем төзелгән. «Барлык туристлар өчен - балалардан башлап өлкән яшьтәге
кешеләргә кадәр - яңа туристик продуктлар булдыру зарурлыгы бар. Игътибарны
әлегә кадәр ачылмаган темага - «Иске Татар бистәсе сәүдәгәрлеге», шулай ук
татар гаиләсенең көнкүрешен һәм яшәү рәвешен күрсәтүгә бирергә телибез һәм бу
юнәлешне перспективалы дип саныйбыз», - дип сөйләде Р.Гарипов. Аерым алганда,
якын арада Муллин утарын ачу планлаштырыла. Туристлар терлек асраучы йортны һәм
ишегалларын күрәчәк. Утар территориясендә инде җиләк-җимеш бакчасына нигез салу
буенча эшләр алып барыла, анда татар эпосы һәм әкиятләренең төп геройлары - Су
Анасы һәм Шүрәле урнашачак, дип билгеләп үтте Р.Гарипов.
Шулай ук Иске Татар бистәсендә «Татаркино» белән уртак
проект - «Кинематографик Казан» экскурсиясе старт ала, анда теләгән һәркем
популяр совет һәм Россиянең нәфис һәм документаль фильмнарын төшерү урыннарын
күрәчәк. Икенче туристик маршрут Казанның 1941 елдан 1945 елга кадәр Бөек Ватан
сугышы елларындагы тормышына багышланган.
Роберт Гарипов билгеләп үткәнчә, бүген Казанда
яшәүчеләрнең күбесе татар шагыйрьләренең һәм язучыларының тормышы һәм иҗаты
турында бик аз белә. «Иске шәһәр» территориясендә әлеге бушлыкны тулыландыру
өчен республиканың күренекле халкына багышланган истәлекле урыннар барлыкка
киләчәк. Спикер искәрткәнчә, күптән түгел Татарстан урамындагы 64-нче йорт
фасадында Габудлла Тукайның дөньядагы иң зур муралы пәйда булган. Татар
халкының бөек улы портреты «Иске шәһәр» дигән аерым территориянең күркәм бизәге
булган. Якын киләчәктә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, шулай ук
Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә мондый проектлар тагын берничә
урында гамәлгә ашырылачак. Аерым алганда, сентябрьдә Тинчурин паркында
күренекле татар драматургы һәм әлеге иҗтимагый киңлекне йөрткән театр эшлеклесе
бюсты барлыкка киләчәк.
Габдулла Тукай урамындагы 58-нче йорт янында сквер ачу
һәм композитор Сара Садыйковага һәйкәл кую планлаштырыла. «Композиция өч
элементтан торачак, шул исәптән рояльне дә үз эченә алачак. Әлеге проектны
гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән хәзер Мәдәният министрлыгы шөгыльләнә», - дип
сөйләде Р.Гарипов.
Моннан тыш, «Иске шәһәр» тарихи территориясенең барлык
мәдәни объектларында урнаштырылган такталар яңартылачак. «Кешеләр теге яки бу
йортта кем яшәгәнен белергә тели һәм белергә тиеш тә. Объектларда мәгълүмат
тулылыгы өчен QR-кодлар урнаштырылачак», - дип сөйләде Р.Гарипов.
Мондый мәгълүмати күрсәткечләрне юкка чыккан мәдәни
объектлар урыннарында, мәсәлән, 1975 елда Татарстан урамы төзелә башлагач
сүтелгән Казаков мәчете урынында урнаштыру планлаштырыла.
1-нче августтан 10-нчы августка кадәр «Иске Татар
бистәсе» территориясендә проект практикасын үткәрү планлаштырыла: «Түбән Кабан
күле яр буе, Мәрҗани, Тукай, Назарбаев һәм Фатыйх Кәрим урамнары киселгән
территорияне үстерү мастер-планы». Тикшеренүгә тәкъдим ителә торган территория
чикләрендә абыйлы-энеле Крестовниклар заводы һәм И.В.Александров варислары
заводы урнашкан. «Хәзер әлеге объектлар реконструкцияләнә һәм якын киләчәктә
Иске Татар бистәсендәге халыкны җәлеп итүнең тагын бер ноктасы булачак», - дип
ассызыклады Р.Гарипов.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Иске Татар бистәсе бүген җирле халыкка да,
кунакларга да кызыклы. Шуңа бәйле рәвештә әлеге территория тарихи мирасны
саклаучы милли колорит белән мөмкин кадәр күбрәк сугарылырга тиеш. «Хәзер
туристлар агымы азрак булды, ләкин безгә әлеге вакытны файда белән куллану
мөһим - яңа маршрутлар уйлап табарга, бизнес белән эшне җайга салырга кирәк.
Иске Татар бистәсе үссен, тарихи мирасны һәм милли традицияләрне сакласын өчен
барысын да эшләргә кирәк. Эшләр әле бик күп. Абыйлы-энеле Крестовниковлар
заводы - бу территориянең зур потенциалга ия булган энҗеләренең берсе. Быел без
проектны гамәлгә ашыруның ниндидер этапларын тоя алырбыз дип өметләнәбез», -
дип йомгаклады И.Метшин.