(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Хөкүмәт әгъзалары, РФ ФС Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һ.б. катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул «Татарстан АССР башкаласы: тарих һәм заманчалык» дигән темага төп доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Республика Президенты әйтүенчә, ТАССРны оештыру республиканың дәүләтчелеген торгызуның тарихи акты булды, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисадый, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда хәлиткеч роль уйнады.
Кыска гына вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-мәгариф базасы төзелде, татар халкының мәдәнияте чәчәк атты. Болар барысы да дәүләтчелекнең хәзерге формасына - Татарстан Республикасына күчү өчен кирәкле шартлар тудырды.
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2020 ел республикада ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителүен искә төшерде. 2019 елның 19-нчы декабрендә «Казан-Экспо»да юбилей чаралары башланып китте. Федераль ведомстволар тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде, республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр онлайн-форматта күп кенә чаралар уздыра.
«Пандемия шартлары безнең планнарга бераз төзәтмәләр кертте, әмма без әлеге истәлекле датага багышланган төп чараларны тантаналы рәвештә үткәрү мөмкинлеген табачакбыз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Без республика үсешенә саллы өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына рәхмәтле».
Ул республиканың яңа тарихында зур роль уйнаган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентаризмы үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләге - «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Тантаналы утырыш нәтиҗәләре
буенча Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың иҗтимагый һәм
фәнни оешмалары адресына тәкъдимнәр белән Дәүләт Советының киңәйтелгән Карары
кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.