(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алена Мирошниченко). IKEA компаниясе Казанның медицина оешмаларына, шул исәптән COVID-19 йоктыручыларны дәвалый торган медицина оешмаларына хәйрия ярдәме күрсәтүгә кушылды. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина хәбәр итте.
Гөлнара Гайфуллина билгеләп үткәнчә, Казан медицина учреждениеләре эшен үзгәртеп коруга бәйле, аларда җиһазлар, урын-җир кирәк-яраклары, халатлар, юыну бүлмәләре һәм башка бүлмәләр өчен кирәкле әйберләргә мохтаҗлык туды. IKEA компаниясе товарларын медицина оешмаларына китерү башланды инде, дип өстәде спикер.
«IKEA компаниясенә, шулай ук бизнесның барлык битараф булмаган вәкилләренә, физик затларга, эре сәнәгать предприятиеләренә зур рәхмәт, алар бу атналарда социаль җаваплылык күрсәтәләр, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Без мондый катлаулы вакытта ярдәм итү өчен үз җилкәләрен куйган кешеләргә сокланудан туктамыйбыз. Ярдәм бөтен җирдән диярлек килә. Бу кешеләр хөрмәткә лаек. Бу һөҗүмне җиңгәннән соң, битараф булмаган кешеләрнең һәм компанияләрнең исемнәре хәзерге Казан тарихына алтын хәрефләр белән язылачак».
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы көрәш кысаларында хәйрия эшчәнлегенә бизнес вәкилләре актив кушыла. «Нәфис» компанияләр төркеме Казан тулай торакларында үзизоляция режимында калган 8 мең чит ил студентын азык-төлек җыелмалары һәм кирәкле көнкүреш химиясе белән тәэмин итүне үз өстенә алды. Моннан тыш, көнкүреш химиясе КФУ каршындагы поликлиниканың 1650 хезмәткәренә дә җибәреләчәк. Элегрәк, «Нәфис» компанияләр төркеме матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 240 тонна күләмендә кирәкле чараларны Татарстанның 160 хастаханәсе алган.
«Бәхетле» гипермаркетлары мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын тарату буенча хәйрия акциясе оештырды. Барлыгы 1503 гаиләгә ярдәм итү планлаштырыла. KazanExpress компаниясеннән 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» Казанның мохтаҗ пенсионерларына китәчәк.
Suleiman Palace кунакханә комплексы коронавируслы авырулар белән эшләүче 50 медицина хезмәткәрен урнаштыру бурычын үз өстенә алды.
«Ситимобил» һәм «Яндекс.Такси» компанияләреннән махсус промокод буенча Казан донорлары Республика кан үзәгенә һәм Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең кан алыштыру бүлегенә бушлай бара ала.