Илсур Метшин Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген, Габдулла Тукайның тууына 134 ел булган көндә, Казан Мэры Илсур Метшин бөек татар шагыйре
һәйкәленә чәчәкләр салды.
Исегезгә төшерәбез, 26-нчы апрельдә республикада
гадәттәгечә Туган тел көне билгеләп үтелә. Быелгы санитар-эпидемиологик
вәзгыять аркасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган барлык чаралар
дистанцион режимда уздырыла. Бүген республика халкы Казанның Үзәкләштерелгән
китапханә системасы
сайтында «Минем өчен шигърият - шатлык...» дигән онлайн-күргәзмә карый һәм
шагыйрь әсәрләре белән таныша ала, «Тукай белән очрашу» блиц-викторинасында
катнашачак, Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган музей
экспозициясе буенча виртуаль сәяхәт ясаячак, шулай ук «Татар
мотивлары» техникасында мастер-класска кушыла алачак.
Искәртеп узабыз, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның
тууына 134 ел булды. Ул - рус һәм чит ил классикларының күпсанлы әсәрләрен
татар теленә тәрҗемә иткән автор, татар вакытлы газеталары һәм журналлары
башында торучы, иллюстрацияләрне үз әсәрләренә кертүче мөселман шагыйрьләренең
берсе, күптөрле әсбаплар авторы - бүгенге көнгә кадәр алар укытучылар һәм
тикшеренүчеләр өчен өстәл китабы булып тора.