(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). Соңгы атнада Казанда транспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы артты - бу эшкә рөхсәт алган предприятиеләр санының артуы белән бәйле. Әмма үзизоляция режимын тиешле сәбәпләрсез боза торган гражданнар һәм предприятиеләр дә бар. Аларга карата бер атнада 1 мең 237 административ беркетмә төзелгән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр кешеләрен куркынычсызлык чараларын һәм үзизоляция режимын саклауны дәвам итәргә чакырды.
«Беренчел курку узды һәм күпләр үз-үзен дә, әйләнә-тирәдәгеләрне дә куркыныч астына куеп, өйләреннән чыга башлады»
Шәһәр полициясе даими рәвештә машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның шәһәр урамнарында булуының нигезлелеген тикшерү буенча рейдлар үткәрә. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Барлыгы бер атна эчендә хезмәткәрләр 150 мең граждан һәм 120 меңнән артык транспорт чарасының урам буенча хәрәкәт итүен законлылыкка тикшергәннәр. Алардан 520 транспорт чарасының хәрәкәте чикләнгән, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков. Гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән яки аны барлыкка китерү куркынычы тудырган өчен бер атна эчендә 1 мең 237 беркетмә, ә профилактик чаралар үткәрү чорында барлыгы 2 мең 300 беркетмә төзелгән, шуларның 1 мең 200-е суд тарафыннан каралган.
«Беренче курку узды һәм хәзер күпләр өчен шәһәрдә кабул ителгән куркынычсызлык чаралары артык эш кебек тоела, кешеләр өйләреннән чыга башлады. Моның белән алар үзләрен дә, әйләнә-тирәдәгеләрне дә куркыныч астына куялар, - диде Илсур Метшин. - Без бүген вирус таралуын булдырмау өчен кабул ителгән моңарчы күрелмәгән чараларның шаһитлары булып торабыз: гыйбадәтханәләрдә пасха гыйбадәтләре дин тотучылардан башка үтте, тарихта беренче тапкыр ифтарлар дистанцион рәвештә уздырыла һәм башкалар. Һәм болар барысы да тынычланырга иртә булуын гына түгел, ә бик куркыныч булуы турында да сөйли. Без тагын бер тапкыр барысына да мөрәҗәгать итәбез - кабул ителгән чараларны үзизоляция режимын йомшарту турында карар кабул ителгәнчегә кадәр үтәргә кирәк».
Үзизоляция режимы өлкәннәргә генә түгел, теләсә нинди яшьтәге балаларга да кагыла, дип искәртте В.Саматошенков.
«Бер атна эчендә урамда өлкәннәр озатуыннан башка йөргән 59 балигъ булмаган бала ачыкланды. Ата-аналарга әңгәмәләр рәвешендә профилактик характердагы чаралар да, административ җәзалар да кабул ителә. 26 ата-ана административ җаваплылыкка тартылды», - диде спикер.
Яшәү урыны буенча үзизоляция режимын үтәүгә шулай ук Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, чит илләрдән Казанга килүчеләр, шулай ук коронавирус йоктыручылар белән элемтәдә булган 272 кеше тикшерелә.
«Профилактик чаралар махсус боерык кабул ителгәнчегә кадәр дәвам итәчәк»
Идарә хезмәткәрләре ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлүен тикшерү буенча чаралар үткәрә. Шулай итеп, Вахитов район суды тарафыннан закон таләпләрен бозган өчен оештыру техникасы кибете җитәкчесен 100 мең сумга штрафка тартканнар.
Моннан тыш, 23-нче апрельдән төнлә даруханәләрдән кала ваклап сату объектларының эшен 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыю турындагы республика Хөкүмәте таләпләрен үтәү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә бу юнәлештә 3 хокук бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте В.Саматошенков.
Медицина кирәк-яракларын, шул исәптән контрафакт эшләнмәләрне законсыз сату фактларын ачыклау буенча чаралар дәвам итә. Казан полициясе башлыгы сүзләренә караганда, узган атнада документларсыз гомуми суммасы 150 мең сумлык 4 мең медицина битлеге саткан шәхси эшкуар тоткарланган. Хәзер җинаять эшен ачу мәсьәләсе хәл ителә.
Коронавирус турында интернетта таратыла торганмәгълүматны тикшерү дә дәвам итә. Казан полициясе башлыгы хәбәр иткәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары мониторингы барышында бер атна эчендә авыру турында ялган мәгълүмат булган материалларны таратуның ике факты ачыкланган. «Казанда массакүләм мәгълүмат ирекләрен чиктән тыш файдаланган өчен административ җаваплылыкка 9 кеше җәлеп ителде, шуларның 6-сына 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салынды», - дип хәбәр итте ул.
Миграция законнары өлкәсендә бер атнада 55 административ хокук бозу ачыкланды, дип хәбәр итте спикер. 1 мең 306 чит ил гражданы миграция исәбенә куелган, шул исәптән 226 - илдән чыгу мөмкинлеге булмау сәбәпле.
Шул ук вакытта соңгы атнада теркәлгән җинаятьләр саны кимеде, дип билгеләде В.Саматошенков. «Бүгенге көндә шәһәрдә оператив хәл тотрыклы һәм полиция хезмәткәрләре контролендә. Профилактик чаралар махсус боерыкка кадәр үткәреләчәк», - дип билгеләп үтте ул.