(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь, Ксения Швецова). 1-нче октябрьдә Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт ала. Пенсионерларны шәһәр музейларына, чәчтарашханәләргә, мунчага бушлай килергә, дефиледә катнашырга чакыралар, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Өлкәннәр декадасы октябрьнең беренче көнендә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак концерттан башлана. Пенсионерлар өчен шәһәр һәм республиканың иң яхшы иҗат коллективлары һәм сәнгать осталары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте Р.Гафаров. «Шәһәрнең барлык районнарындагы мәдәният йортларында да декада кысаларында дистәләгән концерт, махсус акцияләр һәм мастер-класслар оештырылачак», - дип өстәде ул.
Сәламәтлек саклау оешмаларының табиб-белгечләре декада вакытында ятып авыручы өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең өйләренә барачаклар. Р.Гафаров сүзләренә караганда, өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә барлыгы 1516 ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кеше исәптә тора. 7, 8, 10-нчы номерлы шәһәр сырхауханәләрендә, 2, 12, 16 һәм 18-нче номерлы хастаханәләрдә сәламәтлек үзәкләре җирлегендә өлкәннәрне медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Ачык ишекләр көннәре узачак.
Казанның барлык районнарында да өлкәннәргә матди, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр узачак. Әйтик, 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр пенсионерлар өчен берничә чәчтарашханә, аяк киемнәрне ремонтлау остаханәсе һәм шәһәр мунчалары бушлай эшләячәк. Хезмәтләрнең тулы исемлеге һәм оешмаларның эш графигы KZN.RU рәсми порталында урнаштырылачак .
Шулай ук декада вакытында пенсионерлар өчен йөзү, футбол, бильярд буенча спорт ярышлары уздыру планлаштырылган, ә шәһәрнең барлык сәнгать мәктәпләрендә бәйрәм концертлары узачак, дип сөйләде Р.Гафаров. Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә ветераннар белән иҗади очрашулар һәм чәй эчүләр узачак.
Шәһәр музейлары зур мәдәни программа әзерләгән, аларга керү ирекле булачак. Татарстан Республикасы Милли музее өлкәннәр өчен «Язмышның искиткеч мизгелләре» махсус программасын әзерләгән, ул үз эченә тематик экскурсияләрне, музыкаль лекцияләрне, мастер-классларны, шулай ук театральләштерелгән костюмлы акцияләрне ала. Моннан тыш, 1-нче октябрьдә пенсия таныклыгын күрсәтеп, барлык пенсионерлар да Казан зооботаника бакчасына бушлай керә алачак, дип искәртте спикер.
1-нче октябрьдә «Игелекле Казан» проекты кысаларында үткәрелә торган «Җитлеккән матурлык подиумы» мода күрсәтүендә катнашу өчен пенсионерлардан гаризалар кабул итү башлана. Дефиледа катнашудан тыш, 30 өлкән яшьтәге модель стиль буенча бушлай мастер-класслар алачак һәм проект партнерларыннан һәм дусларыннан дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында беләчәкләр. Проектта катнашу шартлары турында түбәндәге телефон аша белергә була: (843) 239-26-36.
«Барлык казанлыларны декадада катнашырга чакырабыз һәм салкын көзге көннәрдә моңа аеруча нык мохтаҗ булган өлкән яшьтәге шәһәрлеләрне йөрәк җылысы белән җылытырга өндибез», – диде Р.Гафаров.
«Хөрмәтле өлкәннәребез турында кайгырту - безнең изге бурычыбыз, - дип килеште Казан Мэры Илсур Метшин. – Бу үзенчәлекле вакыт, шуңа күрә барлык чараларны да яхшы итеп уздыруыгызны һәм моңа мәхәббәт һәм хөрмәт белән якын килүегезне сорыйм».
Өлкәннәр белән эш Казанда даими нигездә алып барыла, дип өстәде Мэр. Ул Казанда 2016 елда башланган «Жизнелюб» шәһәр проектын искә төшерде. Проект өлкән буынга актив тормыш рәвеше алып барырга, үз талантларын ачарга ярдәм итәргә тиеш, һәм бүген ул иҗади һәм спорт эшчәнлегенең төрле 10 юнәлешен берләштерә: вокал, эстрада, халык һәм бал биюләре, сынлы сәнгать, скандинавия йөреше, театр иҗаты, мобиль ликбез, фитнес һәм башкалар. Дәресләр 55 шәһәр мәйданчыгында уза, алар арасында мәдәният йортлары һәм китапханә мөһим урынны алып тора.
«Без өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен мәдәният йортларында чаралар үткәрә алабыз, алар Республика Президенты ярдәме белән даими яңартылып тора, – дип билгеләде Мэр. - Ленин исемендәге мәдәният йортын, «Московский» мәдәни үзәген ремонтладык, чиратта – «Чулпан» мәдәни үзәге, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты, «Сәйдәш» мәдәният йорты.»
Шәһәр башлыгы «Җитлеккән матурлык подиумы» мода күрсәтүен үткәрү идеясен бәяләде һәм өлкән яшьтәге шәһәрлеләрнең ял итүе өчен яңа юнәлешләрне үстерергә кирәклеген билгеләп үтте. «Көтелмәгән юнәлешләрдә дә креативлык күрсәтергә мөмкин. Тиздән өлкәннәр белән эшләүнең яңа форматларын күрербез дип өметләнәбез», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.