(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Казанда социаль өлкә объектларының 100%-ы җылылык белән тәэмин ителгән, күпчелек учреждениеләрдә вакытыннан алда җылылык җибәрелгән. Шулай ук 5311 күп фатирлы йорт җылылык белән тәэмин ителгән, тагын 12 йортта эшләр үтәлә. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында йортларда температура режимын контрольдә тотарга һәм җылылык бирү буенча шәһәрлеләрнең барлык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә кушты.
Быел һава торышы шартлары аркасында Казанда җылыту сезоны гадәттәгедән иртәрәк - 24-нче сентябрьдә старт алды. Әмма әлеге датага кадәр үк кулланучылардан гаризалар килү белән сезонлы 60 котельныйның 47-се эшли башлады, ә бу вакытка ел әйләнәсе эшли торган котельныйлар гамәлдә иде инде, дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Шулай итеп, 17-нче сентябрьдә 783 учреждениенең 542-сенә вакытыннан алда җылылык бирелгән, бу бюджет өлкәсендәге барлык объектларның 73%-ын тәшкил итә. Алар арасында хастаханәләр, стационарлар, бала тудыру йортлары, балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар.
«24-нче сентябрьдә «Азино», 25-нче сентябрьдә «Савиново» котельныйларын кабыздылар, бу җылылык китерү параметрларын күтәрергә мөмкинлек бирде, - дип сөйләде Д.Анисимов. – Бүген «Казэнерго»ның барлык 138 котельные һәм торак йортларны һәм социаль өлкә объектларын җылылык белән тәэмин итә торган 50 ведомство котельные эшли. «Татэнерго» һәм «Казэнерго» җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү чыганаклары эшнең кышкы схемасына күчте».
Хәзерге вакытта социаль өлкә объектларының 100%-ы да җылытыла.
Бүгенге көндә торак фондының зур өлеше – 5311 йорт җылытыла, тагын 12 йортта җылылык бирү буенча эшләр бара. Моннан тыш, 400-дән артык күпфатирлы йорт децентрализацияләнгән чыганаклардан җылытыла, алар арасында индивидуаль фатир казаннары да бар, шуңа күрә җылылык җибәрү турындагы карарны алар мөстәкыйль кабул итә.
«Җылылык белән тәэмин итә торган идарәче оешмалар җылылык системаларын җайга салу һәм көйләү һәм аларны эш режимына күчерү буенча эш алып баралар – моңа 2 атна вакыт бирелде», – дип искәртте Д.Анисимов.
«Шәһәрлеләрнең фикерләрен игътибар белән күзәтергә кирәк. Бүгенге көндә интернет-кабул итү бүлмәсенә 40-лап мөрәҗәгать килде. Безнең өчен бу – халык белән эшләүдә төп юнәлеш, төгәл җавап бирүегезне сорыйм», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Җылылык җибәрү турында гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре «Ачык Казан» системасына кабул ителә, анда «Җылылык җибәрү» махсус ресурсы, шулай ук район администрацияләре һәм идарәче компанияләрнең кайнар линияләре эшли. Җылылык сезонын башлау турындагы сораулар белән шәһәрлеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетына түбәндәге номерлар буенча: 590-96-22, 590-96-23 һәм «Ачык Казан»га 236-41-23 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.