(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты
видеоконференцэлемтә режимында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев
үткәргән селекторлы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә «Мәгариф» илкүләм
проекты кысаларында мәгариф объектларын төзүгә багышланган иде.
Киңәшмәдә, ТР
Президенты Рөстәм Миңнехаовнтан кала, Казан Мэры Илсур Метшин, төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин,
Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов,
Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов һ.б. катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов РФ Хөүкмәте Рәисенә «Перспектива»
186-нчы күп профильле лицее ачылу турында хәбәр итте. «Без күп профильле лицей каршында торабыз, ул «Мәгариф»
илкүләм проекты кысаларында төзелде. Минем белән яшь укытучылар һәм мәктәп
директоры. Бу искиткеч мәктәп 1224 укучыга исәпләнә. Биредә матур кабинетлар,
ике бассейн, ике спорт залы һәм бик яхшы җиһазлар. Бүген бу мәктәпкә 317
беренче сыйныф укучысы килде - 11 беренче сыйныф», - диде Рөстәм
Миңнеханов.
Ул билгеләгәнчә, яңа
уку елына республикада 5,7 мең урынга биш мәктәп һәм ике янкорма
сафка кертелгән. Ел азагына кадәр 858 урынга исәпләнгән мәктәп һәм
Осиново бистәсендә 800 урынлык янкорма файдалануга тапшырылырга тиеш. «Демография»
проекты буенча, уку елы башына 3330 урынны үз эченә алган 17 балалар бакчасы
сафка кертелде. Ел азагына кадәр 2400 урынга исәпләнгән тагын ун балалар
бакчасын файдалануга тапшыру көтелә.
«Шулай ук без мәгариф
объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә
ашырабыз. Әлеге программалар кысаларында 147 объект яңартылды, күбесенчә бу
мәктәп һәм балалар бакчалары. Гомумән, республикада мәгариф системасы яңа уку
елына әзер. Ярдәмегез өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов РФ
Премьер-министрына WorldSkills һөнәри осталыкбуенча дөнья чемпионатын
әзерләүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
«Республика
җитәкчелеге, Татарстан халкы куйган тырышлыктан башка, мондый бәйрәм килеп
чыкмас иде. Ул бик югары дәрәҗәдә узды. Моның белән сезне котлыйм. Бу чыннан да
ил тормышында урта һөнәри белемне үстерүдә, яңа квалификацияләр барлыкка килүдә
әһәмиятле вакыйга булды», - диде җавап итеп Дмитрий Медведев.