(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Ксения Швецова). Казанда Гагарин урамындагы 103, 105 һәм 107-нче номерлы йортларда яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү эшләре төгәлләнүен зур бәйрәм ясап билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы көнендә һәм Казан шәһәре көнендә узган бәйрәмдә конкурслар, уеннар һәм иҗади мастер-класслар оештырылды, җырчы Динә Гарипова һәм Лэйна чыгыш ясады. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин дәрәҗәле кунаклар булды. Алар башкарылган эшләргә бәя бирделәр һәм шәһәрлеләргә аларның инициативалары, активлыгы һәм туган шәһәргә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Барлык җирле халык әлеге ишегалдының уникаль тарихы турында яхшы белә. Аның янәшәсендәге йортларда исемнәре Россия тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән кешеләр яшәгән. Алар арасында СССРның атказанган очучы-сынаучысы, Казан авиация заводы очучы-сынаучысы, полковник, Советлар Союзы Герое Борис Машковцев; 1-нче класслы очучы-сынаучы Николай Губин; отставкадагы полковник, КАПОның хәрби вәкиле, Татарстан АССР буенча хәрби вәкиле Эрнст Мазин; КАПОның баш инженеры Самат Хисаметдинов, Ленин районының беренче секретаре Георгий Карунин; КАПОны тәэмин итү буенча генераль директор урынбасары Михаил Эдельман һәм башкалар бар. Әмма биредә яшәүчеләр арасында иң танылганы, биредә кыска гына вакыт яшәп торса да, Иосиф Сталинның кече улы - хәрби-һава көчләре генерал-лейтенанты Василий Сталин була.
Нәкъ менә шуңа күрә авиация темасы төзекләндерү вакытында төп тема булды, ә ишегалды «Авиатор» атамасына ия булды.
Ишегалдын яңарту эшләре узган елның көзендә җирле яшәүче Андрей Беляков инициативасы белән башланып китте, хәзер ул төзелеш компаниясен - «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли. Иҗтимагый башлангычларда төзекләндерү проектынКазанның баш рәссамы Жанна Белицкая эшләгән, ул да, Андрей Беляков кебек үк, әлеге ишегалдында үскән.
Төзекләндерү эшләренең бәясе 12 млн. сумнан артык суммага төшкән. Ремонт вакытында биредә асфальт катламын яңартканнар, парковка кесәләре һәм тротуарлар төзегәннәр, балалар мәйданчыгы, шәһәрлеләргә ял итү өчен уңайлы зоналар оештырганнар. «Бездә биредә яшәгән бөек кешеләр турында сөйләү идеясе бар иде. Шуңа күрә ишегалдында әлеге кешеләрнең исемнәре язылган мәгълүмат стенды урнаштырылган, – дип сөйләде Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая. - Киләчәктә без биредә авиация тематикасы артефактлары һәм очучылар турында кыскача мәгълүмат булган стела урнаштырырга телибез. Бу идея генә әлегә, әмма аны күпләр хуплый, без аны тормышка ашырырга тырышачакбыз».
Төзекләндерүнең мөһим өлеше яшел үсентеләрне яңарту булды - Ж.Белицкая сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 60-лап агач утыртылган, алар арасында ылыслы агачлар, өрәңге, пирамидаль тирәкләр бар.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын котлап, республика башкаласының чираттагы туган көнен яңа хезмәт казанышлары белән каршы алуын билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, күптән түгел Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты тәмамланды, ул бу елның бөтен ил өчен иң мөһим вакыйгаларының берсе булды.
Шәһәрнең тагын бер мөһим казанышы - социаль өлкә объектларын яңарту, дип өстәде И.Метшин. «Яңа уку елына без 11 балалар бакчасы һәм ике мәктәп төзедек. Болар барысы да бүгенге көндә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган һәм безнең илдә аналоглары булмаган төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендәге республика программалары аркасында, , - диде Казан Мэры. - ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка, ә аның йөзендә – дәүләт башлыгы Владимир Путинга бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Яңартылган ишегалды җирле халык өчен бәйрәмгә чын бүләк булды, ул күбрәк шәһәрлеләрнең катнашуы аркасында барлыкка килде, дип өстәде Мэр. «Сезгә, кадерле казанлылар, хезмәтегез һәм шәһәргә һәм республикага карата булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт», - диде ул.
Елдан-ел Татарстанда шәһәрлеләрнең тормыш һәм хезмәт шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә торган үзгәрешләр арта бара, - дип билгеләп үтте Игорь Комаров. «WorldSkills чемпионаты ябылу тантанасында Владимир Путин Казанга килгән кунаклар шәһәрнең ничек үсеш алуын күрүләрен әйтте, – дип искәртте ул. - Моны Казан халкы үзләре күрә. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!».
Котлауларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул искәрткәнчә, бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое, РФ атказанган машина төзүчесе Виталий Копыловның истәлекле бюсты ачылды, ул илнең оборона сәләтенә үзеннән зур өлеш кертте. Республика башлыгы Гагарин урамындагы реконструкцияләнгән ишегалды - ул шулай ук кайчандыр Татарстан башкаласында яшәгән Бөек кешеләрне искә алу билгесе, дип билгеләп үтте. «Бүген Татарстан Республикасы - Авиатөзелеш төбәге, бездә самолетлар, вертолетлар, двигательләр булдырыла. Бу безгә кадәр эшләгән кешеләр казанышы, һәм без моны һәрвакыт истә тотачакбыз, - диде Р.Миңнеханов. – Әмма эш кенә мөһим түгел – без яхшы, уңайлы шартларда яшәргә, ишегалларын, йортларны төзекләндерергә тиешбез. Соңгы елларда безгә бу эштә ярдәм итә торган масштаблы программа гамәлгә ашырыла».
Рөстәм Миңнеханов Андрей Беляковка аерым рәхмәт белдерде, аның инициативасы буенча ишегалдын төзекләндерү эшләре башланды һәм ул аларга үз акчаларын кертте. «Кешеләр үз тамырларын онытмыйлар, бу бик мөһим», - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы дәвам итәчәк, дип өстәде Р.Миңнеханов. «Без өч ел эчендә республиканың барлык ишегалларын да тәртипкә китерербез, дип килештек. Әмма бу мәйданчыкны асфальтлап, эскәмия куярга кирәк дигән сүз генә түгел. Ишегалды җанлы булырга тиеш – сездәге шикелле, - диде ТР Президенты. - Бу - иҗади эш үрнәге. Илебездәге бер генә ишегалдының да мондый тарихы юктыр, дип уйлыйм. Биредә илебезнең оборонага сәләтлелеген тәэмин иткән очучы-сынаучылар яшәде, һәм бу мирас һәрвакыт безнең белән булырга тиеш».
Ишегалды бәйрәме концерт белән дәвам итте, анда «Голос» телешоу җиңүчесе, ТР атказанган артисты Динә Гарипова, җырчы Лэйна, шулай ук «Безнең ишегалды тавышы» конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары һәм башкалар чыгыш ясады. Моннан тыш, җыелучыларны Беренче канал алып баручысы Дмитрий Борисов котлады.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.