(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин яңа
«Замбези елгасы» Казан зоопаркында булды. Бүгенгә объектта төзелеш эшләре
тәмамланган. Җәнлекләр өчен вольерлар буш
әле: аларны бер атнадан китерәчәкләр.
Рөстәм Миңнеханов зоопарк
территориясен, вольерларны карап чыкты. Казан зооботбакчасы директоры Фәнис
Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, «Замбези елгасы»нда Африкадан китерелгән хайваннар
гына яшәячәк. Шулай ук ул булачак ял паркын төзекләндерү һәм дару үләннәре
ботан бакчасын кору планнары турында да сөйләде.
«Моның белән эш бетми әле. Бу
– безнең тарихи өлешебез, без аны кунакларыбыз, иң мөһиме республика кешеләре
горурланырлык хәлгә китерәчәкбез», - диде ТР Президенты.
Казани Мэры Илсур Метшин Татарстан Президентына бу проектны
гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «213 ел элек император указы белән Казан университетына
нигез салына, ә ботаника бакчасы аның составында була. Ике гасырдан
соң без аның икенче тапкыр «тууын» күрәбез. Казанлыларның,
бигрәк тә яшьләрнең теләкләрен ишетүегез өчен рәхмәт сезгә. Бу зоопарк кына
түгел – Казан үзәгендәге табигать оазисы», - диде шәһәр башлыгы.
Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә,
объект ел ахырында ачылырга тиеш. Әлегә җәнлекләр карантинда, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.