(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Дмитрий Медведевның WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру һәм үткәрүгә югары бәя бирүен әйтте һәм барысын да чемпионатны үткәрүнең төп мәйданчыгы - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә килергә чакырды. Һөнәри осталык ярышлары иртәгә тәмамланачак инде.
Исегезгә төшерәбез, 22-27-нче августта Казанда WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты уза. Анда 63 илдән 1360 конкурсант катнаша. Аларның ярышларын 56 компетенциядә 1294 эксперт бәяли.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, соңгы дүрт көн Казан өчен бик бай булды, Татарстан башкаласы WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучыларны, кунакларны кабул итте.
«Бүген инде ярышларның соңгы, финал көннәре. Мин нинди дә булса сәбәпләр аркасында мәйданчыкка барып өлгермәүчеләргә хезмәттәшләре, гаиләләре, балалары белән моны эшләргә киңәш итәм. Кызганычка каршы, бу мавыктыргыч тамаша иртәгә үк тәмамланачак», - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы чемпионатның ачылыш тантанасы 22-нче августта «Казан Арена» стадионында узганлыгын искә төшерде. Анда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты, ул чемпионатны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. «Федераль хөкүмәт, министрлыклар, ведомстволар коллегаларының җитди делегациясе чемпионат эшендә катнаша. Мондый ярышлар WorldSkillsның кайсы юнәлештә хәрәкәт итүен, бу эшне үзебездәге тармакларда ничек оештырырга мөмкин һәм кирәк булуын күрсәтә. Дмитрий Медведев чемпионатны оештыру һәм үткәрүгә югары бәя бирде», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Чемпионатта җиңүчеләрнең исемнәре иртәгә «Казан Арена» стадионында узачак ябылу тантанасында билгеле булачак. Ярышларда Россия җыелма командасын 63 яшь белгеч, шул исәптән Татарстанның 14 егете тәкъдим итте.