(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Ксения Швецова). 30-нчы августта, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнендә, пассажир транспорты эш көне графигы буенча төн уртасына кадәр эшләячәк. Шулай ук кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт итү схемасын көчәйтү һәм вакытлыча үзгәртү планлаштырыла, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing автомототамашасы узу сәбәпле, 29-нчы август 20.00 сәгатьтән 31-нче август 6.00 сәгатькә кадәр тугыз автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Автобуслар Уң як Болак, Чернышевский, Мәскәү, Ташаяк, Сәет-Галиев, Киров дамбасы урамнары аша хәрәкәт итәчәк, 2-че номерлы троллейбус маршруты ябык булачак, дип хәбәр итте А.Габделхаков.
30-нчы августта Казан ипподромында узачак ат спорты бәйрәменә килүчеләр өчен 3-нче номерлы троллейбус маршруты бу көнне 5-6 минутлык интерваллар белән эшләячәк.
Бәйрәм салюты тәмамланган вакытка Батурин һәм Декабристлар урамнары буенча йөри торган автобус маршрутларының, шулай ук Чистай урамы буенча уза торган 1-нче номерлы троллейбус маршрутының эше көчәйтеләчәк. Метрополитен эше төн уртасына кадәр 6 минутлык интерваллар белән оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә 27-30-нчы август көннәрендә Казанда Меңьеллык мәйданында һәм «Казан» Гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
30-нчы августта Татарстан башкаласында бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта узачак. Шәһәр көненә планлаштырылган мәдәни программа белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.