(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алинә Бережная). Видеокүзәтү камералары «Имин шәһәр» проекты кысаларында Казанның биш җәмәгать киңлегендә урнаштырылачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр иткәнчә, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күле янындагы паркта - 45, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта 30 камера барлыкка киләчәк, 12 видеокүзәтү системасы Дубрава паркында, 21 – Эрмитаж бакчасында һәм 81 - Аккош күлендә урнаштырылачак.
Бүгенге көндә Казанның 33 паркында һәм скверында 419 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, җәмәгать урыннарында һәм урамнарда кылынган һәр җинаять видеокүзәтү системаларыннан файдаланып тикшерелә. «2018 елда видеокүзәтү системаларыннан файдалану 1200 җинаятьне ачуга һәм 600-дән артык административ хокук бозуларны ачыклауга ярдәм итте», - дип аңлатты Р.Ханнанов.
Хокук саклау органнарының оператив эше өчен видеокүзәтү камераларының бердәм реестрына барлыгы 12554 камера кертелгән, алар «Имин шәһәр» программасы таләпләренә туры килә һәм видеоархивны гарантияле тәэмин итә. Иң күп камералар, 8582, күпфатирлы торак йортларда урнаштырылган. Аның ярдәмендә кварталга керү һәм чыгу, уен һәм спорт мәйданчыклары, парковкалар һәм каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыклары контрольдә тотыла, дип сөйләде Р.Ханнанов.
Квартал камераларыннан файдалану мөмкинлеген казанлылар да алды. «Совет районы администрациясе белән сынау проекты кысаларында «Ачык Казан» порталында видеокүзәтү белән тәэмин итүчеләр белән интеграция модуле гамәлгә ашырылды. Порталда шәхси кабинетлары булган кешеләргә, проект кысаларында, кулланучы адресыннан 300 метр радиуста урнаштырылган видеокамераларга керү мөмкинлеге бирелгән», - дип аңлатты Р.Ханнанов.
Казан Мэры Илсур Метшин полиция эшендә видеокүзәтү камераларының мөһимлеген билгеләп үтте. «Видеокүзәтүнең уңай яклары күренеп тора - бу «Имин шәһәр» программасы буенча системалы эш һәм, һичшиксез, хокук саклау органнары өчен җинаятьләрне ачуда зур ярдәм», - дип шәрехләде И.Метшин.
Рифат Ханнанов шулай ук социаль объектларда куркынычсызлык системасын модернизацияләү дәвам итә, дип өстәде. Бүгенге көндә 714 муниципаль объектта 7171 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, аларның 2202-се - сурәтне югары дәрәҗәдә детальләштерә торган камералар.