(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Казан ипподромында Сабантуйны ат спорты бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Биредә 4 чабыш һәм 9 пони, юртак һәм югары токымлы ат чабышлары узды. «Казан» халыкара ат спорты комплексында узган ярышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Кунаклар Татарстанның төрле районнарыннан товарлар тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карадылар. Биредә шулай ук сувенир продукциясе ярминкәсе, милли ризыклы фут-кордлар, концерт программасы һәм пони белән истәлекле фото ясарга мөмкин булган фотозона һәм башкалар оештырылган иде. Шулай ук килүчеләр арасында лотерея уйнатылды, аның төп бүләге Төркиягә юллама булды.
Чабыш көне программасында 4 узыш, 9 юртаклар, югары токымлы атлар һәм понилар чабышы бар иде. Турнирның 2 млн 800 мең сум күләмендәге бүләк фонды өчен көрәшергә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә иң яхшы чабышкы атлар һәм жокейлар килде.
«Алтын Аргамак» бүләгенә ат чабышлары иң кызыклысы булды, анда тизлектә һәм чыдамлыкта ахалтекин токымлы 13 чиста нәселле ат ярышты. Ат чабышларында Мәскәү өлкәсеннән Триумф-Гели кушаматлы айгыр җиңү яулады.
«Сабантуй-2019» бүләгенә 1600 метр арада үткән чабышта кискен көрәш барды. Василевс айгыры Ирбис айгырыннан җиңүне тартып алды. Сүз уңаеннан, ике ат та ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының «Динамо» ат спортs клубын тәкъдим итә.
2000 метрга чабыш нәтиҗәләре буенча Казан Кремле Кубогына югары токымлы чиста нәселле Пафос айгыры җиңү яулады.
З.И.Хәбибуллин истәлегенә 1800 метрга узышта Татарстан айгыры Сармат Люк беренче булып килде. 2000 метр арага «Татарстан гүзәле» бүләгенә чабышта Соти Уно ТН байталы барысыннан да җитезрәк булып чыкты.
Гарәп токымлы чиста нәселле атлар арасында «Гарәп йолдызы» бүләгенә 1200 метр арага ат чабышында Славутич кушаматлы айгыр җиңде. Бүләк Татарстанда калды, чөнки ат ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының «Динамо» ат спорты клубы карамагында.
1600 метр арага Татарстан Республикасы атчылык һәм ат спорты федерациясе бүләгенә узышта ТР Эчке эшләр министрлыгының «Динамо» ат спорты клубы карамагында булган Стирлинг Динамо айгыры финишка беренче килде.
«Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте Кубогына 1200 метр арага ат чабышларында Татарстаннан Тайди Борн байталы җиңде.
Ярышларда шулай ук бик яшь узышчылар да катнашты. 400 метр арага пониларда чабышта «Яшь өметләр» бүләген Джаконда алды.
1800 метр арага чабышта Казан Мэриясе бүләгенә Америка айгыры Гладиатор Максимус барыннан да алда килде.
«Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте бүләгенә 2400 метр арага узышта финишка беренче булып Татарстаннан Динамит кушаматлы айгыр килде. «Алтын миля» бүләге Оренбург өлкәсеннән Лайв Арт айгырына эләкте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә 1800 метр арага ат чабышында Татарстанның Лондарка кушаматлы аты җиңү яулады. Жокей Морзабәк Капушев сөйләгәнчә, ат чабышларында җиңү җиңелләрдән булмады. «Ат яхшы, җиңүгә бөтен мөмкинлекләр бар иде, – дип сөйләде М.Капушев. - Көндәшләр барысы да лаеклы, көчле иде. Җиңү яулау өчен нәрсә кирәк? Хайваннарны яратырга кирәк».