Казанның яңа архитекторын ачык шәһәр конкурсы барышында сайлаячаклар
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Ксения
Швецова). Казанның яңа архитекторын ачык шәһәр конкурсы барышында сайлаячаклар.
Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XXXIV
сессиясе утырышында игълан итте, билгеле булганча, сессия әлеге минутларда
Ратушада бара.
«Без ачык конкурс игълан итәбез, аның шартлары соңрак
kzn.ru рәсми порталында урнаштырылачак. Августта нәтиҗәләр чыгарабыз. Яңа
архитектор белән бергә без Казанга борынгы, матур, әмма шул ук вакытта заманча,
уңайлы шәһәр булып калырга мөмкинлек бирәчәк хәрәкәтне дәвам итәрбез дип
ышанам».
Исегезгә төшерәбез, баш архитектор Татьяна Прокофьева үз вазифасыннан китә. Сессия утырышында Мэр аңа озак
еллык эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм «Казан файдасына башкарган хезмәте һәм
батырлыгы өчен» аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.