(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче ноябрь). Бүген Казанда ТАССР беренче чакырылыш Югары Советы
сайлануына 80 ел тулуга багышланган республика җыелышы үтте. Анда Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының республиканың икътисади һәм социаль
үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
Тинчурин ис.
театрда үткән чарада шулай ук Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б.
катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, республиканың Дәүләт Советы Татарстан үсешенә зур өлеш кертә.
“Һичшиксез, Татарстанның бүген көчле икътисадлы, тотрыклы социаль өлкәле,
хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә җайланган эшчәнлеге, уңышлы гына үсеп килүче
гражданлык җәмгыяте булган төбәк булуында республика Дәүләт Советының өлеше зур”,
- диде ТР Президенты.
Парламент
институты илдә 100 елдан артык гамәлдә. Аның формалашуы революцион
үзгәрешләрнең катлаулы шартларында узды, дип искәртеп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Узган
гасырның 30 еллар азагында каршылыклы чорны искә төшерү җитә: икътисади,
социаль өлкәдәге уңышлар массакүләм репрессияләр белән үрелеп барды", -
диде ул. – 1938 елда беренче сайлаулар гомуми, туры, тигез буларак яшерен тавыш
бирү шартларында үтте”.
Республика башлыгы
фикеренчә, ул вакытларда сайлауларга гражданлык бурычы итеп, тавыш бирүгә
бәйрәм итеп карау хөкем сөрә иде.
“Әлбәттә, ул
елларда берничә кандидатның һәм төрле сәяси көчләрнең көндәшлеге турында сүз дә
була алмый иде. Билгеле булганча, ТАССР Югары Советы елга берничә тапкыр җыела
иде, утырышлар бәйрәм рухында үтә иде. Болар барысы да сәяси системаның
аерылгысыз өлеше булып тора”, - диде ТР Президенты.
90-нчы елларда
республика парламенты өчен үсешнең яңа этабы башлана. “Системалы үзгәрешләр
вакытында Татарстан парламенты законнар белән тәэмин ителештә мөһим роль
уйнады. Базарга керү, тузган торакны сүтү, җинаятьчелеккә каршы тору
республикада тормышны җайлауның нигезе булып торды”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы
искәртеп үткәнчә, республиканың ул вакыттагы кайбер законнары федераль дәрәҗәдә
билгеләнде һәм алга таба башка төбәкләргә дә таралды, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте. “Татарстанның яңа Конституциясен һәм республиканың
мөһим законнарын кабул итү ярдәмендә парламентның үз статусы да үзгәрә. Парламент
эшчәнлегендә аның РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итүе мөһим
роль уйнады. Моннан кала, Дәүләт Советы төрле субъектлар белән парламентара
мөнәсәбәтләр үсешендә актив катнаша”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Дәүләт Советы депутатларының да өлешләрен билгеләп үтте. “Вакытлар үтә
тора, ә парламентыбыз депутатларының республика үсешенә һәм татарстанлыларның
тормышын яхшыртуга үзгәреш кертү омтылышы үзгәрешсез кала”, - диде Рөстәм
Миңнеханов.