Казан Мэры ябылган предприятиеләр музейларын бер экспозициягә берләштерергә кушты
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче ноябрь, Ксения Швецова). Шәһәрнең эшләми башлаган
предприятиеләре карап тоткан музейларны бер экспозициягә берләштерергә кирәк. Әлеге
карарны бүген эшләкле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин кабул итте.
Музейлар язмышы
турындагы сорауны Казанда яшәүче ханым бирде. “Миңа КАИ укытучысы, ветеран
мөрәҗәгать итте. Ул музейлар язмышы өчен бик борчыла. Мин аның белән ризалашам.
Һәр районада шундый музейларны барлап, бер экспозициягә берләштерергә кирәк. Ул,
үчеп килүче буынга да, туристларга да кызыклы булырга тиеш”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы
районнар башлыкларына һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм
Гафаровка музейларны берләштерү турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.