Казан Башкарма комитетында традицион аппарат киңәшмәсе узды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче ноябрь). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм
муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле
дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә Казан
парклары һәм скверларында узган җәйге сезон нәтиҗәләре, шулай ук шәһәрнең торак
фонды һәм социаль объектларын капиталь төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер
алыштылар.