(Казан шәһәре KZN.RU,
7-нче ноябрь). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәренең экорайоны концепциясен
һәм мастер-планын эшләүгә халыкара ачык бәйгедә җиңүчеләрне сайлап алу буенча бәйге
комиссиясенең йомгаклау утырышы үтте.
ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында үткән утырышта Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры
Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
Искәртеп үтик, бәйге
Казанның Киров районындагы Аракчино торак массивы янәшәсендә урнашкан 759 га
җир кишәрлеген үстерү проектын әзерләүгә юнәлгән.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, бәйгене оештырганда куелган бурыч – территорияне мөмкин кадәр
сыйфатлы һәм нәтиҗәле үзләштерү. Әлеге максатка ирешү өчен бәйге уздыруның
халыкара форматы сайлап алынган, бу эшкә Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә
экспертлар җәлеп ителгән.
Әлеге проект
республика өчен зур әһәмияткә ия, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә,
кишәрлекне үзләштерүдән килгән акчалар Татарстан банклары банкротка чыгу
аркасында зыян күргәннәргә ярдәмгә юнәлдереләчәк.
Шул ук вакытта бу
эшне алып бару табыш алуга гына кайтып калырга тиеш түгел, диде Рөстәм Миңнеханов.
“Әлеге кишәрлек шәһәрнең мөһим өлеше булып тора. Гражданнар тормышы өчен
заманча уңайлы территория булдырырга кирәк. Булган табигать ландшафтын мөмкин
кадәр саклап калырга кирәк. Бу – уникаль урын”, - диде ТР Президенты.
Аның сүзләре
буенча, бәйге барышында бик үкп эш башкарылган. Рөстәм Миңнеханов игълан ителән
эшләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга, экспертларга
һәм жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.
Казан Мэры Илсур
Метшин белдергәнчә, бу – шәһәр һәм республика өчен генә түгел, илнең
архитектура берләшмәсе өчен дә уникаль проект. “Бәйгедә катнашучылар эшләрендә
Россиянең хәзерг архитектурасы өчен гадәти булмаган элементлар бар: иҗтимагый
бакчалар, объектлар арасында визуаль чикләр булмау һ.б. Болар барысы да безгә XXI
гасыр архитектурасы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Әлеге проект кешеләр
тормышының яңа дәрәҗәсенә тренд бирәчәк. Бу – Киров районының мөһим өлеше, аның
Казанның йөзек кашы булырга барлык мөмкинлекләре бар”, - дип саный шәһәр
башлыгы.
Ул хәбәр иткәнчә,
командалар барлык сорауларны җентекләп тикшергәннәр һәм урынның тарихын
өйрәнгәннәр. “Кемнедер сайлап алырга авыр иде: кемдәдер транспорт ягы яхшы
эшләнелгән, икенчесендә – төзелеш объектлары гармонияле урнашкан, өченчесендә –
икътисади якка игътибар бирелгән. Командалар тәкъдим иткәннең иң яхшысын
сайлыйсы иде”, - диде Илсур Метшин.
Бәйгедә катнашу
өчен 20 илдән 122 кеше теркәлгән. Жюри 47 гариза караган. Бәяләүләр буенча өч
консорциум финалга чыккан. Бүген утырышта һәр команда үз проектын тәкъдим итте.
Бәйгедә җиңүчеләр
бүген махсус матбугат конференциясе барышында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.