(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан ратушасында “Сәясәттән практикага: яшьләрне социаль
хокукларга кертүгә булышлык итү өлкәсендә эшләү” халыкара тренинг-семинарында
катнашучыларның азаккы очрашуы үтте. Хәзер катнашучылар алдында алга таба
проектлар һәм инициативалар буенча эшләү бурычы тора. Очрашуда Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР яшьләр министры Дамир Фәттахов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы
урынбасары Евгения Лодвигова һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат
Фәизов катнаштылар.
Биредә Россия һәм
Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Бөек Британия, Венгрия, Италия, Казахстан, Литва,
Молдова, Франция, Польша, Португалия һәм Европа мәдәният конвенциясендә
катнашучы башка илләрнең 50 яшьләр сәясәте буенча белгече һәм яшьләр эшчеләре
катнашты. Семинарны Европа Советы Россия партнерлары белән берлектә уздыра. Ул
Европа Советы һәм Россия Федерациясе арасында хезмәттәшлек итүнең кысалы
программасын гамәлгә ашыру буенча 2018 елга гамәлләр планының һәм 2014-2018
елларга яшьләр сәясәтенең бер өлеше булып тора.
Семинарда катнашучыларны
сәламләп, Татарстан башкаласы башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан Европа Советы һәм
Россия Федерациясе арасындагы яшьләр сәясәте өлкәсендә уртак проектларда актив
катнаша. “Белгәнебезчә, яшьләргә булышлык итәргә кирәк. Безнең өчен беренче
чиратта яшьләрнең социаль хокукларда катнашуы өлкәсендә гомуми тәҗрибәбезне
күрсәтергә һәм еш кына күренми калган сораулар буенча фикер алышырга мөһим иде.
Мультимәдәни диалог аша инклюзив җәмгыять, барлык кеше өчен мөмкин булган
мәгариф, сәламәтлек саклау системасын, сыйфатлы торак шартларын булдыру
Казанның яшьләр сәясәте өчен өстенлекле юнәлешләр булып торалар”, - диде И.Метшин
һәм социаль инклюзиягә мисал итеп “Игелекле Казан” проекты турында да искәртеп
үтте. Ул катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм барлык теләүчеләрне дә яшьләр
сәясәтен үстерү буенча фикерләрен белдерергә чакырды. “Без сезнең идеяләргә
ачык, аларга булышлык итәргә әзербез, шул исәптән Европа Конгрессында да”, -
диде шәһәр башлыгы.
Яшьләр өчен социаль хокуклар темасы Татарстан өчен бик актуаль, дип белдерде Дамир
Фәттахов. Яшьләр министры сүзләре буенча,
шәһәрдә узган семинар ярдәмендә бик күп файдалы инициативаларны гамәлгә
ашырырга мөмкинлек барлыкка килде.
Узган семинар яшьләр
сәясәте өлкәсендә эшли башлау өчен үзенчә старт булды. Биредә катнашучылар
аларга әле өйрәнергә бик күп әйберләр булуы белән ризалаштылар.
Очрашу азагында
шәһәр Мэры семинарны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга бүләкләр һәм рәхмәт
хатлары тапшырды.
Европа Советының
Яшьләр департаментының программалары координаторы Марина Филаретова билгеләп
үткәнчә, моның белән семинар катнашучыларының эшләре тәмамланмады – очрашу бетүгә,
алар төрле проектлар өстендә эшләрен дәвам иттеләр.
Билгеләп үтәргә
кирәк, кичә Россия һәм Европа мәдәният конвенциясендә катнашучы илләрнең яшьләр
сәясәте буенча белгечләре һәм яшьләр эшчеләре Казанда яшьләр катнашу өлкәләре
һәм секторара хезмәттәшлек белән таныштылар.