(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче октябрь). Иртәгә, 14 октябрьдә, “Россия 24” телеканалында
“Дерзкий план. Универсиада в Казани” фильмын күрсәтәчәкләр. Тамашачыларга 2013
елда Казанда үткән Бөтендөнья студентлары уеннарына әзерлек барышын
күрсәтәчәкләр. Фильмда шулай ук әлеге дөньякүләм вакыйганы Татарстан һәм аның
башкаласында спорт үсешенә ничек йогынты ясавын, шулай ук аның Россиядә
масштаблы халыкара спорт вакыйгаларын уздыруга старт бирүе хакында сөйләнәчәк.
Илгә массалы һәм
профессиональ спортны үстерү өчен эре спорт ярышлары кирәклеген Россия Президенты
Владимир Путин әйткән иде. Казанга килгән Универсиада яңа Россия тарихында эре
халыкара вакыйгаларның берсе булды. 5 елдан соң Бөтендөнья студентлары уеннарын
оештыручылар һәм аларда катнашучылар вакыйганың ничек башлануын исләренә
төшерә. Универсиаданы уздыру идеясы ничек барлыкка килүе, уеннарны уздыру
хокукын 2011 елда ала алмау, икенче гариза кампаниясе һәм анда җиңү хакында ТР
Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ФИСУ президенты
Олег Матыцин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, “Внешэкономбанк”
рәисе Игорь Шувалов, ТР спорт министры Владимир Леонов, синхрон йөзү буенча өч
катлы олимпия чемпионы Мария Киселева, Универсиада волонтерлары һәм шәһәрлеләр
сөйли.
“Дерзкий план.
Универсиада” фильмын күрсәтү 9.05 сәгатькә планлаштырылган.