(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Казан Мэры Илсур Метшин Порт ур.,
17 адресы буенча урнашкан яңа пар казаны бинасын карады. Шәһәр башлыгы яңа объектны
бәяләде һәм яңа ягу сезонына җентекләп әзерләнергә кушты.
Искәртергә кирәк,
ярты ел элек, 17 мартта, әлег пар казаны сафтан чыкты: тотрыксыз җир һәм бина
таушалуы аркасында бинаның түбәсе һәм диварлары ишелә. Нәтиҗәдә бинаны сүтәләр
һәм аның урынында заманча блок-модульле пар казаны барлыкка килде. Шәһәрдә 10
мондый пар казаны бар инде, “Казэнерго” АҖ планнарында – якын арада Константиновка бистәсендә шундый пар казанын төзү.
Казан Мэры яңа
пар казанын карады: бинаны да, алман җайланмаларын да. Моннан кала, шәһәр
башлыгы “Казэнерго” АҖнең шәһәрдә башка пар казаннарын яңарту планнары белән
кызыксынды. Компаниянең генераль директоры Рөстәм Габделхаков сүзләре буенча,
150 пар казанының 30-га якынының яше 50 елдан узган. “Бу очрактан соң, без
барлык объектларны әйләндек. Кирәк булган урыннарда сәнәгый куркынычсызлык
белгечләрен чакырабыз, алар безгә биргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, без
предприятие планнары төзибез”, - дип сөйләде ул.
Илсур Метшин җаваплы
бүлекчәләргә яңа ягу сезонына әзерләнү барышында игътибарлы булырга кушты. Искәртергә
кирәк, узган елда ягу сезоны 20 сентябрьдә страт алды, 3 майда тәмамланды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Мэрны инфраструктураның
кышка әзер булуында ышандырды. “Әзерлек бар. Иң мөһиме, кышның тыныч булуы. Вакыт
булганда, барысын да игътибар белән карап алырга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Пар казанын шулай
ук ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов карадылар.